Галәмгә юл Казаннан башлана: уникаль ракета двигателен төзүче белән әңгәмә

Быел Андрей Туполев исемендәге Казан илкүләм тикшеренүләр техник университетның (КАИ) реактив двигательләр һәм энергетик җайланмалар кафедрасы оешуга – 80 ел. Мондый кафедраның нәкъ менә Казанда эшләп килүе – республикабызның космос өлкәсендәге эшчәнлек белән турыдан-туры элемтәсе бар дигән сүз. Бүген без галим, лазер энергиясе белән эшли торган уникаль ракета двигателен төзүче Альберт Саттаров белән шул хакта сөйләшәбез. 

– Альберт Габделбәрович, 80 еллык кафедраның тарихы искиткеч байдыр дип уйлыйм. Галәмгә юл Казаннан башлана, дип юкка гына әйтмиләрдер?

– Безнең кафедрага күренекле, дөньяда беренче булып җирнең иярчен-спутнигын, беренче космонавт Юрий Гагаринны космоска чыгарган галим-конструкторлар – Сергей Королев белән Валентин Глушко нигез салган. Сәбәбе: нәкъ менә Казанда, Бөек Ватан сугышы елларында алар тарафыннан Казанның авиация заводында беренче ракета двигателе төзелгән. Белгечләр җитешмәү сәбәпле, КАИда ракета двигательләре кафедрасы ачарга карар кылалар да инде. 1945 елның 1 маенда ачыла ул. Королев белән Глушко, әле ул вакытта космик ракеталар булмаса да, ракета двигательләре өчен инженер-механиклар әзерли башлыйлар. Беренче космонавт 16 елдан соң гына галәмгә оча бит әле. Бу очракта галимнәрнең ни дәрәҗәдә алга карап эш йөртүләренә сокланырга гына кала! Бу – илебездә, ә бәлки дөньядадыр, ракета двигательләре төзүче инженерлар әзерли торган иң беренче кафедра. Димәк, башкалабызны хаклы рәвештә ракета төзелеше башкаласы дип атап була. Королев белән Глушко нәкъ менә Казанда кешелекнең галәм киңлегенә чыгуына нигез салганнар. Казан мәктәбендә чыныгу алган инженерлар космос өлкәсе предприятиеләрендә иң җаваплы вазыйфаларны билиләр. Мәсәлән, «Буран» космос самолетының баш конструкторы КАИда белем алган Борис Губанов була.

– Ә гомумән алганда, безнең илдә космик технологияләр чоры кайда һәм ничек башлана?

– Галимнәр ракета двигателе төзү эшләре белән 1930 нчы елларда Ленинград шәһәрендә кызыксына башлыйлар. Энтузиастлардан торган бер төркем оеша. Тикшеренүләрне эштән соң, бер йортның подвалында алып баралар. Аңлашыла инде, техника белән эшләгәндә гел нәрсәдер яна, нәрсәдер шартлый. Җирле халыкка бу бер дә ошамый. Алар өстеннән бертуктаусыз шикаятьләр агыла. Ниһаять, 1930 нчы еллар ахырында маршал Михаил Тухачевский инициативасы белән Мәскәүдә махсус фәнни-тикшеренү институты (НИИ-1) ачыла. Ленинградтагы бер төркем энтузиастларның күбесе шунда күченә. Шушы институтта эшләгән чорда Сергей Королев белән Валентин Глушкога ялган гаеп тагылып, «халык дошманы» исеме бирелә. Королевны Колымага озаталар, Глушконы Мәскәүдәге төрмәгә ябалар. Бөек Ватан сугышы башлангач, язмыш аларны Казанда, НКВДның «шарашка» дип йөртелгән махсус конструктор бюросында очраштыра. Сугыш вакытында Казан авиация заводында конструктор Владимир Петляковның ПЕ-2 исемле самолеты җитештерелә башлый. Ике белгеч шул очкыч өчен ракета двигательләре ясый.

– Сезнең фән өлкәсендәге ачышларыгыз лазер энергиясе белән эшли торган ракета двигательләренә бәйле. Әмма шундый мөһим эш тукталып калган. Сәбәбе?  

– Сиксәненче елларда без үзебезнең тармакка караган бер фәнни институтта лазер энергиясе белән эшли торган двигатель ясый башладык. Тикшеренүләр үткәрдек, нәтиҗәләр дә искиткеч иде. Әйтергә кирәк, ул чакта эшләү өчен безгә бөтен шартлар да тудырылды. Нык база, бөтен таләпләргә туры килгән лазер... Финанс ягыннан да чикләүләр булмады. Берничә елдан без орбиталь блокларда кулланыла торган, шул исәптән Марска да очарга мөмкинлек биргән двигательне җитештерә ала идек. Әмма 1990 нчы еллар башында ил таркалды. СССР Гомуми машина төзелеше министрлыгын бетерделәр. Шуның белән бергә ракета тармагы гына түгел, хәтта сәнәгать, фән өлкәләре дә юкка чыкты диярлек. Безнең институтта да хезмәт хакын түләмәделәр, кыскартулар башланды. Кыскасы, эш бөтенләйгә тукталды. Бернинди өмет калмагач, мин дә, очны очка ялгарга дип, үз теләгем белән эштән китәргә мәҗбүр булдым. Фән өлкәсен финанслау 2000 нче елларда рәтләнә башлады. Шул вакытта КАИда оештырылган бер фәнни конференциядә чыгыш ясарга туры килгән иде. «Сезнең нәтиҗәләр – ракета өлкәсе өчен бик зур алга китеш», – дип эшләргә һәм укытырга чакырып алдылар.

– Шулай да, лазер энергиясе белән эшли торган двигатель ясау эшенә ничек кереп киткән идегез? Ул бүген кулланыла торганыннан ни белән аерыла?

– 1980 нче елларда күп кенә фәнни хезмәтләрне укыганнан соң, Константин Циолковскийның «...киләчәктә космик корабльләр Җир өстеннән электромагнит энергиясен (ягъни лазер) кулланып очарлар...» дигән фикере миңа тынгылык бирмәде. Шуннан соң ун еллап гомеремне шушы хыялны тормышка ашыруга багышладым. Нәрсә белән аерыла дигәндә, моны гади генә түбәндәгечә аңлатып була. Бүгенге ракета йөртүче (ракета-носитель) авырлыгының 80 проценты диярлек ягулыктан тора. Димәк, пассажирлар һәм башка йөк өчен космик корабльдә бик аз урын кала дигән сүз бу. Әлегә галәмгә йөк чыгару өчен бары тик химик ягулык кына кулланыла. Ә мондый ягулыкның файдалы эш коэффициенты бик түбән, чөнки күп өлеше януга сарыф ителә. Лазер энергиясе белән эшли торган двигательләрнең исә файдалы күрсәткече күпкә югарырак булыр иде.

Тагын да аңлаешлырак булсын өчен, бер мисал китерәм. Химик ягулык кулланганда, Марс планетасына ярты ел эчендә барып җитеп булыр иде. Әмма шунысы бар: алып киткән ягулык кире кайтырга җитмәячәк. Ә двигатель лазер энергиясе белән эшләсә, бару вакыты да кыскара, ягулык әйләнеп кайтырга да җитә. Димәк, Марска без фән һәм космос технологиясе алга киткән очракта гына барып җитә алачакбыз әле. Бәлки, башка планеталарга да очып булыр иде. Кем белә, кайберсендә тереклек тә бардыр.

– Ничек уйлыйсыз, лазер энергиясе белән эшли торган двигательләр җитештерелә башлармы икән?

– Галимнәр тудырган ачышларның гамәли ягы алардан гына тормый шул. Без фән белән шөгыльләнәбез. Ә төпле һәм кирәкле идеяләрне тормышка ашыру – дәүләт эше. Берьюлы галим-тикшеренүче дә, эшмәкәр дә булу мөмкин хәл түгел. Өстәвенә космос ул – бик күп акча таләп итә торган өлкә. Шуңа күрә бу сорауга анык җавап бирү мөмкин түгел.

– Шулай да җай гына агып бара торган тыныч тормыш сезнең өчен түгелдер?

– Хезмәтемнең күп өлеше студентларга, аспирантларга белем бирүгә бәйле. Фәнни эш башкаруга вакыт җитеп бетми. Укыту, лекцияләргә, гамәли һәм лаборатор эшләргә әзерләнү, имтиханнар, курс һәм диплом эшләре, студентларның белемнәрен тикшерү өчен тестлар, программалар әзерләү...

Фәнни яңалыкларыбыз да юк түгел. «КамАЗ» авыр йөк машиналары өчен лазер энергиясе белән кабына торган система эшләдек. Уку йортында «Импульс» дип аталган конструкторлар бюросы оештырдык. Үзебездә укучы аспирантлар, студентлар, Казаныбызнын «Инженер лицее» укучылары белән космоска очарга сәләтле, лазер энергиясендә эшли торган җирнең иярчен макетын ясадык. Бу аппарат орбитадан Җирне күзәтеп торырга, урмандагы янгыннар турында хәбәр итәргә, торак пунктларның су астында калу куркынычын кисәтергә мөмкинлек бирәчәк. Аны халык хуҗалыгының башка өлкәләрендә дә кулланып булачак.

Альберт Габделбәр улы Саттаров – Андрей Туполев исемендәге Казан илкүләм тикшеренүләр техник университет профессоры, техник фәннәр докторы. Константин Циолковский исемендәге Россия космонавтика академиясенең хокукый әгъзасы, Информация һәм коммуникация технологияләрен мәктәпләргә керткән өчен «Россия Мәгариф һәм фән министрлыгының мактаулы хезмәткәре» күкрәк билгесе белән бүләкләнә. Галимнең хезмәтләре Россиядә генә түгел, чит илләрдә дә билгеле. 

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

автор

Көн хәбәре