Галимҗан Гыйльманов «Глаголица» турында: «Әсәрләр эчтәлек ягыннан яхшыра бара»

31 ил, 2688 гариза һәм барлыгы 13 җиңүче. 18 ноябрьдә 10 яшьтән 17 яшькә кадәрге яшь язучылар өчен ХI «Глаголица» халыкара бәйсез әдәби премиясе җиңүчеләрен тантаналы рәвештә бүләкләячәкләр.

 Жюри финалистларны дөньяның 31 иленнән килгән 2688 гариза арасыннан сайлады. Премиянең лонг-листына 130 яшь авторның, шул исәптән чит илләрдән – Греция, Италия, Франция, АКШ, Төркиядән килгән 13 яшь әдәбиятчының эше кергән. Бүгенге көндә алар барысы да Казанда әдәби сменада катнаша. Жюрида эшләү һәм конкурс әсәрләре турында язучы, әдәби тәнкыйтьче, шагыйрь, Татарстанның атказанган эшлеклесе, Абдулла Алиш премиясе лауреаты Галимҗан Гыйльманов сөйләде.

– Премиягә татар телендәге эшләрен 160 кеше юллады. Мин моны аз дип әйтмәс идем. Әсәрләр эчтәлек ягыннан яхшыра бара, яңа темалар барлыкка килә. Мәсәлән, «Сугыш һәм тынычлык» темасы. Бу – махсус хәрби операциядә катнашучылар турында. Ул эшләрне күз яшьләрсез укымый мөмкин түгел. Яки «Дистант балалары» темасы. Әлеге ярымюмор хикәяләрдә дә җитди темалар күтәрелә, балалар мәктәпне сагына. Детективлар да барлыкка килде. Мәсәлән, «Минем әбине кем үтерде?» әсәре. Анда бернинди куркыныч та юк, ләкин аны укыйсы килә, ул үзенә җәлеп итә. Гомумән алганда, проза көчәйде, шуңа күрә берничә елдан яхшы прозаиклар буынын көтәбез, –  диде ул.

Быел катнашучылар «Рус телендә проза», «Рус телендә поэзия», «Татар телендә проза», «Татар телендә поэзия», «Билингвлар», «Эссеистика», «Инглиз теленнән әдәби тәрҗемәләр» һәм «Драматургия» номинацияләренә эшләрен җибәрде. Соңгы номинациягә килгәндә, ул бу елның яңалыгы булып тора, анда әлегә катнашучылар саны аз. Оештыручылар икенче елга драматург балалар саны артыр дигән өметтә. Номинацияләр рейтингының беренче урынында исә – «Рус телендә проза» һәм «Рус телендә поэзия». Күчпелек эшләр нәкъ менә шуларга юнәлтелгән.

Язучы балаларның, ерак араларны якын итеп, төрле илләрдән Татарстанга килүләре – сөенечле вакыйга. Әйтик, Франциядән Алисә инде икенче тапкыр Татарстанга килә, быел ул үз эшен «Билингвлар» номинациясенә юллаган. Кыз проза, фантастика юнәлеше белән кызыксына. Италиядән Николай конкурс турында ике элек белеп ала, тик башта бәйге белән кызыксынмый. Интернетта башкаларның җиңүенә тап булгач, катнашу теләге барлыкка килгән.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

автор

Көн хәбәре