Бу чирнең гадәти булмаган билгеләренә тешнең аскы казналыгында, терсәк яки чәнти бармакта авырту барлыкка килүен керткәннәр.
Кардиолог Сергей Васильев "KazanFirst” хәбәрч кисәтеп әйткәнчә, инфаркт вакытында күкрәк читлегендә бик көчле авырту барлыкка килүдән тыш, башка билгеләр дә күзәтелергә мөмкин. Бу чирнең гадәти булмаган билгеләренә тешнең аскы казналыгы, терсәк яки чәнти бармак авырту керә.
Моннан тыш кинәт хәлсезләнү, салкын тир бәреп чыгу, йөрәк кагу яки аңны җуеп егылу да инфаркт билгеләре булырга мөмкин.
 Шуны истә тотарга кирәк: инфаркт кайвакыт бернинди авыртусыз барлыкка килә. Югарыда атап үтелгән чир билгеләре пәйда булса, бигрәк тә йөрәк турысы әчетеп авырта башласа, кичекмәстән табибка күренергә кирәк.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
                                                        
                                                        
                                                        
                                                        
                                                        
                                                        
                                                        
                                                        
                                                        
        
Фикер өстәү
Фикерегез