Татарстанда “Бердәм Россия” партиясенең “Мой депутат” онлайн-сервисы эшен дәвам итә. Республикада яшәүчеләр аның ярдәмендә үзләрен борчыган проблемаларны хәл кылырга, төбәк парламентчыларына теләк-тәкъдимнәрен, гозерләрен җиткерә.
Бүген проектның кабул итү бүлмәсендә “Бердәм Россия”нең Татарстандагы төбәк бүлеге Секретаре урынбасары, Татарстан Төбәкләр хезмәттәшлеге һәм үсешенә ярдәм итү фонды президенты, алтынчы чакырылыш Дәүләт Советы депутаты, “Спасение” медицина иминияте җәмгыяте Директорлар советы рәисе Геннадий Глушков эшләде. Аңа 3 мөрәҗәгать килде.
Яңа Чишмә районының Әдәмсә һәм Бакташ авылында яшәүчеләр Мәдәният йорты янәшәсендәге спорт залын төзекләндерүгә ярдәм кулы сузуны сорады. Бөгелмәдән бер хатын-кыз инвалид арбасында подъезддан чыгуның уңайсыз булуын җиткерде. Тагын бер кеше хезмәт хакын вакытында түләмәү мәсьәләсен күтәрде. Геннадий Глушков барлык мөрәҗәгатьләрнең каралачагын вәгъдә итте.
Исегезгә төшерәбез: “Мой депутат” сервисы ярдәмендә депутатларга һәм партияләргә теге яки бу теләк-тәкъдим калдырырга мөмкин. Аның аша алынган иң әһәмиятле үтенеч-тәкъдимнәр халык программасына кертелә.
“Бердәм Россия” партиясе депутатлары “Мой депутат” проектының кабул итү бүлмәсендә һәр көн саен дежур торып, мөрәҗәгать калдыручылар белән телефон аша элемтәгә керәчәк. Мөрәҗәгатьләр һәр көн саен барланачак. Шулай итеп, парламентчылар республикада яшәүчеләр белән турыдан-туры теләк-тәкъдимнәре, проблемаларын хәл кылу юллары буенча фикерләшәчәк.
“Мой депутат” сервисы 2019 елдан бирле эшләп килә. Теге яки бу сорауны бирү өчен kandidat.tatar сайтыннан файдаланырга яки эш көннәрендә иртәнге 10.00 сәгатьтән 19.00 сәгатькәчә 8 800 222 17 08 телефоны аша шалтыратырга мөмкин.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез