Гөлинә Шәйхи: «Әтинең гомерен ике сарыкка сатканнар!»

Журналист, шагыйрә Гөлинә Шәйхинең әтисе табылуы турында язган идек.  Аны бөтен Татарстан белән эзләделәр. 

Әлеге хәлдән соң кайбер нечкәлекләр ачылды. Бу закта Гөлинә социаль челтәрләрдә хәбәр итте.

– Әти югалгач, авыл төркеменә: "Күрмәдегезме, Әлмәткә эшкә китүче кеше юкмы?"дип сорап яздык. Беркем җавап бирмәде. Эзләү башлангач кына бүген: "Шунда күрдек, монда күрдек", – диләр. Әтине Әлмәтнең Васильевка дигән авылында урнашкан ферма абзарында таптык. Шунда эшләргә алып барып ыргыткан бер кеше кушуы буенча икенчесе. Биш көн әти шунда яшәгән. Әтинең гомерен ике сарыкка сатканнар! - дип язган Гөлинә.

Әтисен табып, машинага утырткач сөйләшү исә болайрак булган:
– Үлеп калырмын инде шушында дигән идем.
– Нишләп алай уйладың?
– Таба алмаслар, сез кызларымны да, Бөрбашны да күрә алмам дигән идем. Кайлардан эзләп таптыгыз, кызым? Ничә километр бу җир Бөрбаштан?
– Әлмәтнең бер авылы, әти.
– Кайда? ...Кеше гомерен ике сарыкка сатып киткән бит ул... Ярый таптыгыз, кызым.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре