Татарстанның атказанган артисты, җырчы Гөлнара Тимерҗанова үзенең «Мәхәббәт ялкыны» җырын үзгәртеп яздырган җырчыларга дәгъва белдерә. Бу хакта «Интертат» яза.
«Мин аларга «алып атыгыз» дип кисәтү ясадым. «Мин сезгә яздым бит. Тыңлаудан җыелган акча белән бүлешәбез, дип», – ди. Яшьләр өйрәнгән гел акча турында гына уйларга. Намуслары да юк. Кая бара бу дөнья?! Гомердә дә, 50 яшемә җитеп, кешенекен рөхсәтсез җырламадым. «Шундый талантсыз мәллә соң син? Синең, кеше җырын җырлап, билгеле буласың киләме?» – дим. Дәшмәде. «Миллион сум әзерлә. Судка искны бирәбез», – дидем. Күрәм, алар алып атмыйлар», – дип сөйләде Гөлнара Тимерҗанова «Интертат» хәбәрчесенә.
Ул «Мәхәббәт ялкыны» җырын аның тавышы өчен язылганын әйтте.
«Аны миңа исән чагында Данис Хәйруллин бирде. Ул – профессиональ композитор түгел, милициядә эшли иде. Кызганыч, яшь вакытында, 2002 елларда, ниндидер кешене кулга алганда, пуля тиеп, һәлак булды. Җырның сүзләрен дә, көен дә ул үзе язды. Сүзләре ошамады. Бу җыр чынлап та халыкка ошасын, озын гомерле, матур, мәгънәле җыр булсын, диеп, мин шагыйрь Фәнис Яруллинга бардым һәм: «Фәнис абый, көй бар, сүзләрен яз әле», – дип сорадым. Ул шул ук минутта язып бирде», – дип искә алды җырчы.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез