Гөлназ Асаева бер концерттан күпме акча эшләвен әйткән

Популяр татар җырчысы, Башкортстанның атказанган артисты Гөлназ Асаева бер концерттан күпме акча керүен әйткән. “Коллегаларга сорау” рублрикасында артистлар арасында сораштыру үткәрүче блогер Олеся Лесная шушы сорауга җавапны ишеткән. Рубриканың асылы шунда: Олеся беренче очраткан артистка нинди сорау бирсә, артист үзенең коллегасына шул сорауны юллый.

Концертлардан күпме акча керүе турындагы сорауны җырчы Рөстәм Асадуллин биргән. Блогер шуннан соң Гөлназ Асаевага мөрәҗәгать итүе сәбәпле, инде аңа шушы сорауга җавап бирергә туры килгән.

“Бу сорауны, чыннан да, артист бирдеме? – дип гаҗәпсенгән ул. – Артист үзе дә төрле җирдә төрлечә икәнен белә ләбаса. Бу сезонда күп дигәндә – 160 мең”.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре