Газетага язылу

Гөлназ Асаева ничек итеп 10 килога ябыгуы турында сөйләгән

Гөлназ Асаева соңгы арада ничек матурлану турында еш сөйли. Бер көнне генә әле җырчы ябыгу серләре белән уртаклашты. Ул «интервальное голодание» ысулы белән ябыккан икән. Бу хакта Гөлназ социаль челтәрдә сөйләде.

  • Бала тапканнан соң, 10 килограммнан артыграк ябыгырга кирәк булганда, мин көндезге 1гә кадәр генә ашый идем, ә сәгать 1дән соң ашамадым. Көндезге 4тә-5тә коктейль эчкәләдем, ләкин бу – тамак каты ачкан очракта гына. Ә болай, коктейльдән башка да тора ала идем. Хәзер дә, 3-4 килограммга ябыгу өчен, интерваль ач тору ысулын кулланырга уйлыйм, – дип сөйләгән Асаева.

Интерваль ач тору медицинада да кулланыла. Ул ашамыйча тору вакытын планлаштырудан гыйбарәт.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре