Гөлназ Иматуллина, Татар фәнни-тикшеренүләр авыл хуҗалыгы институтының кече фәнни хезмәткәре, биотехнолог-селекционер:
– Мин үзем Башкортстаннан. Кечкенә чакта укытучы булырга хыялланган идем. Әмма башка юлдан киттем. Башта Уфадагы институтта азык-төлек буенча биотехнолог белгечлеген үзләштердем. Хәзерге вакытта Казан дәүләт аграр университетында аспирантурада укыйм. Анда үсемлекләрнең селекциясен, биотехнологиясен өйрәнәбез. Шул ук вакытта ике ел инде Татар фәнни-тикшеренүләр авыл хуҗалыгы институтында ярмалар бүлеге лабораториясендә хезмәт куям. Әлеге институтта карабодай юнәлеше буенча инде 7–8 еллап шөгыльләнмәгәннәр. Фәнни җитәкчем яңа сортлар чыгара башлады. Без үзенчәлекле, кара төстәге «Агата» сортын уйлап таптык. Ул эсседән дә, суыктан да курыкмый. Безнең шартларда үсәр өчен бик әйбәт. «Яшьлек» дигәне илдә иң яхшы ун сортның берсе булып санала. Узган ел берничә грант оттык. «Алгарыш» конкурсында җиңеп, Кытайга карабодай үстерү буенча тәҗрибә уртаклашырга бардык. Анда аны бик зур мәйданнарда игәләр. Җәй көне Кытай белгечләре безгә килергә җыена.

Бездә яшь галимнәргә игътибар бар, әмма җитәрлек түгел. Иң авыры – торак мәсьәләсе. Кызганыч, яшьләр безнең хезмәт хакы белән фатир сатып ала алмый. Беренче кертемнәр дә бер миллион сумнан артып китә бит. Әмма Казанда галим булып үсәр өчен шартлар бар. Шуңа күрә монда калырга җыенам.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез