Россиядән килгән туристны Грузиядә пирста бик каты яшен суккан: ул могҗиза белән генә исән калган. 
 Россиядән килгән туристка Грузиядәге ялы аздан гына фаҗига белән тәмамланмаган. Пирста ролик төшергәндә аны бик каты яшен суккан. “SHOT”телеграм-каналы гадәттән тыш хәл булган урыннан видеолар урнаштырган.
32 яшьлек Павел Смирнов дуслары һәм абыйсы белән Самарадан Батумига ял итәргә килгән. Кичә кичен алар кояш бату мизгелләре белән хозурлану һәм бик матур табигать күренеше фонында ролик төшерү өчен пирска җыелган. Шунда бик каты яшен яшьнәп, туристның гомере кыл өстендә калган.
Егетләр күк күкрәүне ишеткән бер мәлдә Павелны яшен суккан. Ул санаулы мизгелләр эчендә җиргә егылган, киеменә ут капкан. “Ашыгыч ярдәм” килеп, егетне егетнең, шуның кадәр каты яшен сугып та, исән калуына шаккаткан. Хәзер ул – Батуминың республика хастаханәсендә.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
                                                        
                                                        
                                                        
                                                        
                                                        
                                                        
                                                        
                                                        
                                                        
        
Фикер өстәү
Фикерегез