Һава шартлары начар булу сәбәпле эшкә соңга калучыларга җәза чарасы бирүне тыймакчылар

Дәүләт Думасы, Хезмәт кодексына үзгәрешләр кертеп, җитәкчеләрнең һава торышы начар булу аркасында эшкә соңарган хезмәткәрләренә җәза чарасы бирүен тыярга ниятли. Бу хакта “Российская газета” яза.

Закон проектын тәкъдим итүчеләр әйтүенчә, ишеп яуган яңгыр яки күзачкысыз буран кубу сәбәпле эшенә соңга калучыларга еш кына җәза чарасы бирелә. Алар фикеренчә, һава шартларының көйсезлеге мораль яктан нигезле сәбәп булса да, законда берничек тә җайга салынмаган. Шул ук вакытта мондый нечкәлекләр аркасында яклар арасында күп кенә бәхәсләр туа, кайбер очракларда эш хәтта судка кадәр барып җитә.
Документ авторлары билгеләп үткәнчә, төзәтмәләр һава шартларының начар булуы сәбәпле хезмәт урынына соңга калу аркасында эшеннән җибәрелүчеләрнең генә түгел, бәлки премиядән мәхрүм ителүчеләрнең дә хокукларын якларга тиеш.

Закон проекты хупланган очракта, Россия Хөкүмәте начар һава шартлары критерийләрен билгеләргә тиеш булачак.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре