Сишәмбе һәм чәршәмбе – 16-17 октябрьдә республикада җепшек кар һәм яңгыр көтелә.
Республика Гидрометеоүзәге хәбәренә караганда, чәршәмбедә явым-төшем асылда республиканың көнбатышында гына көтелсә, пәнҗешәмбедә инде бөтен төбәкне колачлаячак. Бу көннәрдә һава температурасы көндез +3...+9, төнлә 0...-5 градус (көнбатыш районнарда 0...+3 градус) тәшкил итәчәк.
Җомга көнне Татарстанга антициклон үтеп керәчәк һәм янә коры һава урнашачак.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез