Яһүд автономияле өлкәсе табиблары Казанда хирургиянең яңа ысулын өйрәнә

Яһүд автономияле өлкәсе онкологлары Казанда хирургиянең яңа ысулын өйрәнә. Белгечләр, “Сәламәтлек саклау” илкүләм проекты ярдәмендә, үзләренең дәвалау учреждениесендә яңа белемнәрен эшкә җигә алачак. Бу хакта проект эшчәнлеген оештыруның төбәк департаментыннан хәбәр ителә.

Шулай итеп, Яһүд автономияле өлкәсеннән килгән табиблар онкология диспансерында яман шешне ачыклау һәм аннан дәвалауның заманча технологияләрен үзләштерә. Бу юлы алар навигацион (пункция алу) хирургияне өйрәнә. Профессор Федоров исемендәге эндохирургия үзәгендә Биробиджанның онкология диспансеры хирургия бүлеге мөдире, химия белән дәвалаучы табиб Андрей Ерофеев, УЗИ белгече Юлия Мурзина белемнәрен чарлый.

“Кешенең эчке органнарындагы шешләрне ачыклауның заманча ысулы бу. Ул кан күп чыкмый торган ысул белән ясалып, рактан дәваланучы сырхауның хәлен җиңеләйтү мөмкинлеге бирә”, –ди Яһүд автономияле округының онкология диспансеры УЗИ табибы Юлия Мурзина.

Укуның 90 проценты практикадан тора. Татарстанның әйдәп баручы белгечләре – фән кандидатлары һәм фән докторлары үзләренең тәҗрибәләре һәм күнекмәләре белән уртаклаша.
“Бу ысулны үзебезгә әйләнеп кайтканнан соң ук куллана башлаячакбыз. Ул халыкка күрсәтелә торган медицина ярдәме сыйфатын яхшырту мөмкинлеге бирәчәк.”, – дигән фикердә онкология диспансерының хирургия бүлеге мөдире Андрей Ерофеев.

Онкология авыруларына каршы көрәш – “Сәламәтлек саклау” илкүләм проектының төп юнәлешләреннән берсе. Илкүләм проект онкология диспансерларын заманча җиһазлар белән тәэмин итү һәм амбулатор онкологик ярдәм үзәкләрен ачуны күздә тота. Илкүләм проектлар Россия Президенты Владимир Путин карары нигезендә 2019 елдан гамәлгә ашырыла.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре