Саха (Якутия) Республикасының башкаласында 25 нче Федераль Сабан туена Бөтендөнья татар конгрессы Луганск Халык Республикасынннан алып Ерак Көнчыгыш төбәкләренә кадәр 29 субъектан татар милли-мәдәни оешмалары вәкилләрен бергә җыйды. Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, көн дәвамында Сабантуйда якынча 50 мең кеше катнашты, бу бәйрәмнең киң колачлы һәм халык тарафыннан яратылып үткәрелүен күрсәтә.
Кунаклар өчен төрле чаралар оештырылды. Бәйрәм кысаларында театраль номерлар, осталык дәресләре, түгәрәк өстәлләр, традицион бәйгеләр һәм спорт ярышлары узды. Төп сәхнәдә танылган артистлар һәм музыкаль коллективлар катнашында зур концерт узды.
Түбән Кама районы ярдәме белән Сабантуй мәйданында уникаль «Татар утары» да булдырылды. Биредә кунаклар халык һөнәрләре, милли ризыклар һәм татар көнкүреше белән якыннан таныша алдылар.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез