Якынча 10 көн яткан: диванда 5 яшьлек кызының мәетен яшергән ананы тоткарлаганнар

Чиләбедә биш яшьлек кызын үтерүдә шикләнелүче хатын-кызны тоткарлаганнар. Бу хакта Россия Тикшерү комитеты матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

Хокук саклаучылар мәгълүматлары буенча, Башкортстаннан килгән ана Чиләбенең 250 еллыгы урамында фатирны тәүлеккә арендага алган. Анда кечкенә кызы белән яшәгән. Көннәрдән бер көнне ул көтмәгәндә милек хуҗасына шалтыратып, китүен әйткән. РИА Новости чыганакка сылтама белән язганча, торак хуҗабикәсе икенче көнне анда клининг хезмәтләре күрсәтүче җыештыручыны җибәргән. Эш вакытында ул диванда кечкенә баланың канлы мәетен тапкан, шуннан соң фатир хуҗасына куркыныч табыш турында хәбәр иткән. ММЧ мәгълүматлары буенча, баланың  анда чама белән 10 көн яткан.

Урынга килгән криминалистлар кызның тәнендә кимендә дүрт җәрәхәтне  санаганнар. Мәетне судмедэкспертизага җибәргәннәр. Тикшерүчеләр «кечкенә баланы үтерү»маддәсе буенча җинаять эше кузгаткан. Билгеле булганча, 43 яшьлек шикләнелүчене Башкортстанда тоткарлаганнар, ул анда китеп өлгергән булган.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре