Ялкауларча суши ясау ЫСУЛЫ

Кирәк:

✔️150 г пешкән дөге
✔️45 мл дөге серкәсе
✔️1/2 чәй кашыгы шикәр комы
✔️1  нори җәймәсе
✔️пешкән креветка
✔️ тозы аз балык
✔️эремчекле сыр
✔️кыяр

1.Дөгегә серкә, шикәр комы, кайчы белән туракланганнорисалып болгатырга.

2. Боз катыра торган формага азык-төлек пленкасы җәяргә. Һәрбер бүлемтегенә креветка яки балык, аннары эремчекле сыр, кыяр һәм дөгеле катнашманы салырга.

3. Формадан сушины алырга һәм табынга соя соусы белән бирергә.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

киңәш рецепт роллы суши

Көн хәбәре