Ялларда һава торышында кискен үзгәрешләр көтелә

Соңгы көннәрдә республикада тәүлеклек уртача температура нормадан 5-7 градуска югары булган. Якындагы көннәрдә дә бик җылы һава көтелә. Шимбә – 23 ноябрьдә көндезге сәгатьләрдә термометрның терекөмеш баганасы +1...+6 градуска кадәр күтәреләчәк. Төнлә -1...+2 градус. Урыны белән аз гына яңгыр, җепшек кар, көньяктан, көньяк-көнбатыштан секундына 15-20 метр тизлектә көчле җил. Төнлә һәм иртән юлларда урыны белән бозлавык.

Якшәмбе – 24 ноябрьдә көндез һава температурасы, алдагы көндәге кебек үк, +1...+6 градус чикләрендә тирбәләчәк. Төнлә -2...+3 градус тәшкил итәчәк. Секундына 17-22 метр тизлектә көчле җил, кайбер районнарда – карлы яңгыр.

Гидрометеоүзәкнең башлангыч фаразлары буенча, дүшәмбе – 25 ноябрьдә урыны белән юеш кар, яңгыр булырга мөмкин. Сишәмбе – 26 ноябрьдә явым-төшем ихтималы аз. Һава температурасы төшәчәк: көндез +2...-2, төнлә -1...-6 градус булыр дип көтелә.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре