Газетага язылу

Ялларда Татарстанда һава шартлары кискен үзгәрәчәк

Ялларда Татарстанда һава шартлары нык үзгәрәчәк. Суыкка алмашка кар-буранлы җылы һаваның үтеп керүе көтелә.

Юлларда бозлавык һәм кар көртләре хасил булачак. Шимбә – 7 февральдә күпчелек районнарда кар, көнбатыш районнарда урыны белән көчле буран. Һава температурасы көндез –7...–12 градус булачак. Төнге сәгатьләрдә термометрның терекөмеш баганасы –14...–19, урыны белән –23 градуска кадәр төшәчәк. Якшәмбе – 8 февральдә урыны белән көчле буран. Көндезге сәгатьләрдә һава температурасы –5...–10, төнлә –8...–13 градус чикләрендә тирбәләчәк.

 

Дүшәмбе – 9 февральдә явым-төшем берникадәр кимеячәк. Шулай да урыны белән аз гына кар явып үтәчәк. Көндез –8...–13, төнлә –11...–16 градус. Сишәмбе – 10 февральдә явым-төшем ихтималы аз. Көндез һава температурасы –10...–15 градус, төнлә –19...–24 градус булыр дип фаразлана.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре