Бу атнада Татарстанда кыска вакытлы яңгырлар явып үтте. Шимбә – 21 июньдә дә республиканың күпчелек өлешендә явым-төшем көтелә.
Көндез термометрның терекөмеш баганасы +16...+21, төнлә +9...+14 градус күрсәтәчәк. Якшәмбе – 22 июньдә, төньяктан салкын һава агымы үтеп керү сәбәпле, һава температурасы тагын да төшәчәк. Көндез нибары +14...+19, төнге сәгатьләрдә +8....+13 градус булачак. Урыны белән кыска вакытлы яңгырлар явып узачак, Җилнең тизлеге секундына 15 метрга җитәчәк.
Гидрометеоүзәкнең башлангыч фаразына караганда, киләсе атна башында – 23–24 июньдә салкынча һава саклана. Көндез +15...+20, төнлә +5...+10 градустан артмаячак. Тәүлеклек уртача температура нормадан 6–7 градуска түбәнрәк булачак. Явым-төшем көтелми.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез