Газетага язылу

Ялның артыгы буламы?

Ялның артыгы буламы?
Илдар Мөхәммәтҗанов

Ял итеп арымадыгызмы әле? Яңа елның тәүге ялларын ничек уздырасыз? Эш, режим турында оныттыгызмы инде? Шулайдыр шул. Ә бит эшкә чыгарга әллә ни күп калмады. Режимга кереп китәргә җиңел булсын өчен, ничек ял итәргә?

Бу һәм башка сорауларга җавап бирергә клиник психолог Зөһрә Кәлимуллина-Кәримова ярдәм итте.

– 12 көнлек бәйрәм ялларының яртысын вакладык. Быел бит инде бигрәк тә озак ял итәбез. Артык түгелме, ничек уйлыйсыз?

– Бер караганда, чыннан да, бик күп кебек. Әмма мин моның зыянын күрмим. Кеше өчен ял – бик мөһим нәрсә. Ә бу 12 көндә бераз җиңел сулап, озаклап ял итү мөмкинлеге бар. Вакытны гаилә белән уздырырга, ел буе кичектереп килгән эшләрне эшләргә була.

– Гадәттә, декабрь ае күпләр өчен тыгыз график, эш күплеге белән истә кала. Менә шундый кызу темпта эшләгәннән соң кисәк туктау кешенең психикасына ничек йогынты ясый?

– Монда кешенең үзеннән тора. Кемдер 2–3 көн дә ял итә алмый. Андыйлар барыбер үзләренә эш таба. Бу инде күбрәк үз эше, бизнесы булганнарга хастыр. Икенче яктан караганда, декабрьнең беренче 2–3 атнасы гына тыгыз була бит. Ә ахырында инде эшләнәсе эшләр эшләнгән, хисаплар тәмамланган була. Күпләр декабрь ахырында корпоратив оештыра. Кыскасы, әкренләп ял итә башлый.

– Озын яллардан соң эшкә чыгасы була бит әле. Артык иркенәеп китмәслек һәм үзеңне тиз генә «җыеп» алырлык итеп ял итәргә мөмкинме? Моның өчен нәрсә эшләргә кирәк?

– Сез әйткәнчә ял итү – иң мөһимедер, мөгаен. Чыннан да, эшкә чыгасын онытмаска кирәк. Моның өчен ялларда да дисциплина турында онытмаска киңәш итәр идем. Ләкин шул ук вакытта башыгыз ял итәргә тиеш. Бигрәк тә, төп эшегез башыгызга авырлык китерә торган булса. Ялларда актив булырга кирәк. Саф һавада йөрү, спорт – иң яхшы ял чаралары. Ел ахырына без ни өчен арыйбыз? Декабрьдә эш күп булганга гына түгел. Ел буе җыелган ару ул.

– Дөрес ял нинди була ул? Билгеле, бик индивидуаль төшенчә инде бу. Шулай да ял иткәндә нәрсәне истә тотарга? Һәм ничек ял итәргә киңәш итмәс идегез?

– Әйе, һәркем үзе өчен дөрес ялны сайларга тиеш. Әйтик, мин эш турында онытып, сәяхәткә чыгып китсәм, мунча керсәм, урманда йөрсәм, спорт белән шөгыльләнсәм ял итәм.

Ял иткәндә иң мөһиме – намусың интектермәсен. Кемдер: «12 көн буе эшләмичә тик ятыйммы?» – дияргә мөмкин. Ял итәргә оялмыйк! Үз-үзебез белән сөйләшеп куйыйк: мин ел буе тырышып эшләдем, хәзер рәхәтләнеп ял итәм.

– Эш режимына тизрәк кереп китү өчен, сездән 3 киңәш ишетәсе килә.

– Беренчедән, кабатлап әйтәм: ял иткән өчен үз-үзебезне гаепләмик. Түшәмгә төкереп ятсак та, моның организм өчен кирәк булуын истән чыгармыйк.

Икенчедән, режимны онытып ук бетермик. Бөтенләй дә берни эшләмичә ятмаска киңәш итәм. Әйткәнемчә, бик тә эшлисе килгән, әмма вакыт таба алмаган эшләргә чират җитте!

Өченчедән, ялыгызны да планлаштырыгыз. Бу бәйрәм ялларына гына кагылмый, гомумән, ялның да сыйфатлы булырга тиешлеген онытмыйк.

Уянабыз, җәмәгать!

Бәйрәм ялларыннан соң иң авыры – йокы режимын көйләүдер, мөгаен. Иртәгә эшкә чыгасы юк бит – ничәдә ятсаң да ярый. Һәрхәлдә, без шулай уйлыйбыз. Тик...

АКШның Боулдер университеты галимнәренең тикшеренү нәтиҗәләренә ышансаң, йокы режимы бозылу организмда төрле функцияләр өчен җаваплы органик һәм органик булмаган 129 кушылмага, ягъни күзәнәкләргә зыян сала. Нәтиҗәдә кеше диабет, депрессия, гипертония һәм симерү кебек җитди авырулардан интегергә мөмкин. Моннан тыш, көчсезләнгән организмның вируслы инфекцияләргә һәм стресска каршы тору сәләте дә бик түбән дәрәҗәдә була.

Шулай ук галимнәр режим белән бергә гормональ фонның да бозылуын раслаган. Мәсәлән, иртәләрен организмны салмак кына уяту өчен җавап бирә торган кортизол гормоны артыгы белән эшләп чыгарыла башлый. Төшкә кадәр йокласак та, нибары бер сәгатькә генә артыграк йокласак та, арып уяну, көн дәвамында хәлсезләнеп йөрүнең сәбәбе шул инде.

Режим бозылган икән, без нәрсә эшли алабыз? Сомнолог Александр Казаченко ике ысул тәкъдим итә.

Беренчесе җайлырак, рәхәтрәк. Эшкә чыгарга берничә көн кала иртәрәк ятып, иртәрәк тора башларга гына кирәк. Әйтик, бүген 22:30 сәгатьтә ятып, иртәнге 8:00 гә кадәр йокларга, ә иртәгә 22:00 ятып, 7:30 сәгатьтә уянырга.

Икенчесе катгыйрак. Эшкә чыгарга берничә көн кала, ничәдә йокласагыз да, иртәнге 7:00 сәгатьтә торасыз. Шуның белән шул.

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда «Яшьләр һәм балалар» илкүләм  проекты гамәлгә ашырыла.

 

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

"нацпроект" , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет",

Көн хәбәре