Яме китмәсен: җәй көне балалар арасында имгәнү очраклары ник арта?

 Баладан бигрәк ата-аналарның үзләрен өйрәтергә кирәк! Имгәнгән балаларга ярдәм күрсәтүче табиблар сүзе бу. Баланың ни сәбәпле имгәнүен сораша башлагач, күпләр «алай булыр дип белмәдем», «күрмәдем», «мина аны белә дип торам» дип аклана. Күңелсез очракларның күбесенә баласы белән сөйләшергә вакыт тапмаган, телефоннан аерыла алмаган замана ата-аналарының игътибарсызлыгы гаепле, ди белгечләр.

Табиблар җәйне иң куркыныч һәм тынычсыз чор дип атый. Көннәр җылыта башлауга, балалар арасында имгәнү-җәрәхәтләнү очраклары да бермә-бер арта, ди табиблар. Җәй башланганнан бирле Татарстан хастаханәләренә атнасына 1200–1500 ләп кеше мөрәҗәгать итә. Хирургия ярдәме буенча баш табиб урынбасары Михаил Поспелов сүзләренә караганда, табибларга ярдәм сорап мөрәҗәгать иткән балаларның күбесенә «сыну» диагнозы куела. Пешү, егылу, юл һәлакәте аркасында зыян күргән балалар да шактый.

Шулай да балаларның күбесе электр самокаты, велосипедта йөргәндә имгәнә. ДРКБның югары категорияле нейрохирургы Эльза Фатыйхова сүзләренә караганда, мондый очракларның артуында да иң беренче чиратта ата-ананың җавапсызлыгы гаепле.

– Велосипед, самокаттан егылганда башында шлемы булган бер генә баланы да хәтерләмим. Ата-ана баласына шундый кыйммәтле уенчык алып бирергә акчасын таба. Ә менә анда йөргәндә башны, аяк-кулларны саклый торган җайланмаларга акча кызгана. «Ник алмадыгыз?» – дип сорагач: «Бу турыда уйлап та караганым булмады», – диләр. Менә шундый шаккаткыч җаваплар алабыз, – дип аптырый табиб. – Самокат-велосипедта имгәнүчеләр саны яңгырлы көннәрдә генә кимеп тора. Һава торышы бозылганда, күп дигәндә шундый 5 очрак теркәлсә, эссе көннәрдә шул рәвешле имгәнгән 10–15 баланы алып киләләр.

Җәй башланганнан бирле ДРКБның кабул итү бүлегенә көненә 50–60 лап кеше мөрәҗәгать итә. Шуның яртысыннан артыгы кичке якка туры килә. Соңгы арада кабул итү бүлегендәге шушы чиратлардан зарланып, тавыш чыгаручы ата-аналар да күзәтелгән. Табиблар моны бөтенләй башка сыймаслык хәл дип атый.

– Җай чыккан саен гел әйтә киләм: баланың имгәнүендә иң беренче чиратта ата-ана гаепле. Күп ата-ана бала белән сөйләшергә вакыт таба алмый. Велосипед, самокатта ничек йөрергә икәнен, юлны кайдан чыгасың, тәрәзәгә якын килергә ярамаганны гел аңлатып торырга кирәк югыйсә. Тик күп ата-ана моны бөтенләй кирәк санамый. Киресенчә, баласы имгәнгәч, гаеплене читтән эзли башлыйлар. Хәтта без – табибларны гаеплегә чыгарып калдыручылар да бар. Әйткәнемчә, безгә көн дәвамында килгән мөрәҗәгатьләрнең күбесе кичке якка туры килә. Ул вакытта 30–40 баланы алып киләләр дип алсак, төнге уникегә кадәр без бер сәгатькә биш баланы кабул итәргә тиеш булабыз. Шул бер сәгатьтә бер кешегә ун-унике минут вакыт туры килә. Шушы кыска гына вакыт эчендә ничек баланы тикшереп, диагноз куеп, тиз арада ярдәм күрсәтеп булсын, ди. Ата-ана әнә шуны да аңласын иде, – ди Эльза Фатыйхова.

Малайлар арасында имгәнүчеләр күбрәк икән. Араларында хәтта тупка бер типкәннән аягын, бармагын сындыручылар да бар. Табиблар моны замана балаларына хәрәкәт җитмәү нәтиҗәсе дип саный.

Башка еллардан аермалы буларак, быел балалар арасында тәрәзәдән егылу очраклары азрак, ди белгечләр. Аның каравы җавапсыз мәхәббәт аркасында тәрәзәдән сикерүче үсмерләр күзәтелә башлаган. Күптән түгел генә табиблар ундүртенче каттан сикергән шундый 14 яшьлек кызның гомерен саклап калган.

– Мондый балалар белән психологлар да эшли. Аларның күбесе гомерлеккә инвалид кала, билгеле. Суга баткан балаларның да тормышы еш кына икегә бүленә. Исән калган очракта да аларның баш миендә тайпылышлар күзәтелә, – ди Эльза Фатыйхова.

Соңгы арада телдән төшмәгән питбайклар белән мавыгуның да ахыры еш кына шулай тәмамлана, дип кисәтә белгечләр. ДРКБның табиб-травматологы әлеге куркыныч замана уенчыгы турында тыныч кына сөйли дә алмый. Табибларның да шулкадәр үзәгенә үткән ул! Көннәр җылытканнан бирле ДРКБга питбайкта имгәнгән 24 баланы алып килгәннәр.

– Үзәккә үтте ул питбайк. Соңгы арада анда хәтта кызлар да җилдерә. Үзенә күрә ниндидер кәттәлек билгесенә әверелеп бара бу. Питбайклар белән мавыгу пандемия дәрәҗәсенә җитеп килә, дисәм дә арттыру булмас. Питбайкта имгәнгән балаларның сөяге генә сынып калмый, эчке органнарына да зыян килә. Баш мие селкенә, кан сава. Күбесе гомерлек инвалид кала. Исән калганы да еллар буе тернәкләнә, – ди табиб.

Иң аянычлысы да әнә шул, ди табиблар. Ата-аналарның да күбесе баласына ни дәрәҗәдә куркыныч уенчык алып бирүен реанимация ишеге төбендә утырганда гына аңлый икән. Көн дә шушы аяныч хәлләрнең шаһиты булган табиблар вазгыятьне үзгәртүнең бер генә юлын күрә. Бала имгәнгән өчен ата-ананы катгый җәзага тартырга кирәк!

– Замана ата-анасы «тиеш»не күп әйтә. Үзе баласына ниләр тиеш икәнне генә белеп бетерми. Ата-ана сабак алып, җаваплырак була башласын өчен, аларга катгый җәза кертергә кирәк. Ким дигәндә штраф түләсеннәр. Баласы велосипед яки самокатта имгәнгән ата-анага, әйтик, шлем бәясеннән ике тапкыр кыйммәтрәк күләмдә штраф түләтергә кирәк. Биш меңлек шушы саклагыч баш киеменә акча кызганган икән, ун мең сум штраф түләсен. Бәлки шуннан соң бераз акылга утырырлар. Шунсыз вазгыять үзгәрмәячәк. Кызганыч, ата-ана сүз белән генә әйткәнне, кисәткәнне аңламый, – ди Эльза Фатыйхова.

Табиблар табигатьтә ял иткәндә, бигрәк тә шашлык пешергәндә дә уяу булырга өнди. Ник дигәндә, андый чакта балаларның пешү куркынычы бермә-бер арта, дип кисәтә алар. Балаларның күбесе учак кабызганда кулланыла торган сыекчаны сибеп уйнаганда зыян күрә икән. Хәзерге вакытта ДРКБ табиблары шул сәбәпле пешкән дүрт баланы дәвалый.

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда “Һәр кешегә сәламәтлек” төбәк проекты гамәлгә ашырыла.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Илкүләм проектлар илкүләм проект милли проект нацпроект "национальный проект" "милли проектлар" "Профессионалитет"

Көн хәбәре