Газетага язылу

Яңа ел тормышыбызга нинди яңа үзгәрешләр дә алып киләчәк?

Пенсия һәм хезмәт хаклары арта, армиягә алу тәртибе үзгәрә, яңа юл билгеләре гамәлгә килә. Яңа ел тормышыбызга яңа үзгәрешләр дә алып килә. Иң мөһимнәрен сезгә дә тәкъдим итәбез.

Пенсияләр «үсә»

Картлык буенча иминият пенсияләрен 1 гыйнвардан ук арттырачаклар. 7,6 процентка индексацияләгәннән соң, аның уртача күләме 2 мең сумга диярлек үсеп, 27,1 мең сумга кадәр җитәчәк дип көтелә. Әйтүләренә караганда, яңалык илдә яшәүче 38 миллион кешегә кагыла. Социаль пенсияләр исә 1 апрельдән 6,8 процентка артачак дип фаразлана.

МРОТ арта

2026 елның 1 гыйнварыннан хезмәт өчен түләүнең минималь күләме (МРОТ) 27 093 сум тәшкил итә. Узган ел белән чагыштырганда, бу – 20,7 процентка күбрәк. Хезмәт өчен түләүнең минималь күләмен арттыру 4,6 миллионга якын кешенең эш шартларын яхшыртачак.

Әти-әниләргә өстәп түлиләр

Быелдан ике һәм аннан да күбрәк бала тәрбияләүче, рәсми рәвештә эшләүче әти-әниләр өчен салым «кешбэгы», ягъни гаилә салым чигерүе гамәлгә керде. Аңа рәсми рәвештә эшләүче, 18 яшькә кадәр (балалар көндезге бүлектә укыган очракта – 23 яшькә кадәр) ике һәм аннан да күбрәк баласы булган, җан башына уртача айлык керемнәре төбәктәге 1,5 яшәү минимумыннан артмаган гаиләләр өмет итә ала. Яңа төр түләүнең бердәм күләме юк.

Стажга керәчәк

2026 елдан әниләрнең яшь ярымга кадәр бала караган чоры тулысынча иминият стажына керәчәк. Билгеле булганча, моңа кадәр ул алты ел белән чикләнә иде. Ягъни бишенче баласын тапкан әниләрнең яшь ярымга кадәр бала караган чоры стажга кермәде. Алга таба мондый чикләү бетерелә.

Ана капиталын индексациялиләр

2026 елның 1 февраленнән ана капиталын алдан фаразланган инфляция күләмендә 6,8 процентка арттыру каралган. Нәтиҗәдә ул беренче балага – 737,2 мең сум, икенче балага 974,1 мең сум тәшкил итәр дип фаразлана. Сүз моңа кадәр сертификат алмаган гаиләләр турында бара. Ана капиталыннан өлешчә файдаланган әти-әниләрнең исә калган суммасы индексацияләнәчәк. Моннан тыш, бала туганда түләнә торган бердәм пособие дә 28 773 сумга кадәр арта. Ә йөклелек һәм бала табу буенча түләүнең максималь күләме 955 836 сумга кадәр җитәчәк.

Тарифлар үзгәрә

1 гыйнвардан коммуналь хезмәтләргә тарифлар бөтен ил күләмендә бер үк дәрәҗәдә – 1,7 процентка кыйммәтләнде. Елның икенче яртысында тарифларны арттыру исә ел саен була торган индексацияләүгә бәйле. Билгеле булганча, ил күләмендә коммуналь хезмәтләр өчен тарифларны инфляция күрсәткеченә карап елга бер тапкыр – 1 июльдән арттыралар. 2026 елда исә ул 1 октябрьгә күчерелде. Тарифлар бер ел эчендә икенче мәртәбә әнә шул көннән артачак. Россия Хөкүмәте карары нигезендә, 2026 елның 1 октябреннән алар Татарстанда уртача 13,4 процентка кыйммәтләнәчәк. Тарифлар артуның рәсми рәвештә расланган «мөмкин булган максималь тайпылыш» чиге дә бар. Ул 4,8 процентны тәшкил итә.

Салымнарны башкача исәплиләр

1 гыйнвардан өстәмә кыйммәткә салым (НДС) 20 проценттан 22 процентка кадәр артты. Шулай ук, бу елдан салым түләүнең гадиләштерелгән системасы (УНС) һәм патент буенча эшләүче эшкуарлар НДС түли башлаячак. Законга кергән үзгәрешләр нигезендә, 2026 елдан еллык кереме 20 миллион сумнан артып киткән оешмалар әлеге төр салымны түләргә мәҗбүр булачак. Былтыр әлеге чик 60 миллион сум тәшкил итте. 2027 елдан аны – 15 миллион сумга, 2028 елдан 10 миллион сумга кадәр төшерү каралган.

Паспорт кирәк булачак

Бу елның 20 гыйнварыннан 14 яше тулмаган балаларга илдән фәкать чит ил паспорты белән генә чыгарга һәм кире керергә рөхсәт ителәчәк. Сәяхәткә әти-әнисе белән барган очракта да. Моңа кадәр Абхазия, Белоруссия, Казахстан, Кыргызстан кебек илләргә чыгу өчен 14 яше тулмаган балаларга туу турында таныклык та җитә иде.

Юл билгеләре өстәлә

Бу елның 1 гыйнварыннан юл билгеләре һәм аларны куллануга бәйле ГОСТка үзгәрешләр керде. Нәтиҗәдә юлларда 60 лап яңа юл билгесе барлыкка килергә мөмкин. Яңалык машина кую урыннарына, тукталышларга һәм кисәтү тамгаларына кагылачак. Аерым алганда, машина кую урыннарында юл билгесе транспорт чарасын ничек куярга мөмкин икәнен күрсәтәчәк. Ә карлы юл турында кар бөртеге төшерелгән юл билгесе кисәтәчәк.

Тәмәке кыйммәтләнә

2026 елдан илдә барлык төр никотинлы продукциягә дәүләт тарафыннан минималь бәяләр кертеләчәк. Бу тәмәке сатып алу мөмкинлеген киметү өчен эшләнә. Әйтүләренә караганда, иң арзанлы тәмәке кабы 153 сум торачак. Яңалык җылыту системасы белән эшли торган җайланмаларга да кагылачак.

Һөнәрләр исемлеге киңәя

Бу елдан Илкүләм һөнәрләр классификаторын яңартачаклар. Нәтиҗәдә рәсми эшләр исемлегенә коуч, спа-менеджер, ясалма фәһем буенча белгеч, копирайтер кебек яңа һөнәрләр өстәләчәк. Моңа кадәр хезмәт кенәгәсенә шул ук коуч һөнәрен язарга ярамады, ди белгечләр. Тора-бара алар өчен бердәм стандартлар булдыру да каралган.

Армиягә ел буе алалар

Моннан ары хәрби хезмәткә чакыру вакыты ел буе дәвам итәчәк. Яңа ел алдыннан Россия Президенты Владимир Путин әнә шул хактагы указга кул куйды. Шунысын да искәртик: ел буе медицина тикшерүе, һөнәри психологик сайлап алу һәм чакыру комиссиясе утырышлары узачак. Шул ук вакытта, хәрби хезмәткә озату елга ике тапкыр булачак – 1 апрельдән 15 июльгә кадәр һәм 1 октябрьдән 31 декабрьгә кадәр.

Башка озайтмыйлар

2026 елдан илдә машина йөртү таныклыклыгының гамәлдә булу вакытын үзеннән-үзе озайтуга бәйле эш тукталачак. Билгеле булганча, әлеге тәртип 2022 елдан гамәлгә кергән иде. Шул рәвешле, 2022 елның 1 гыйнварыннан 2025 елның 31 декабренә кадәр вакыт аралыгында гамәлдә булу вакыты чыккан таныклыклар тагын өч елга, ягъни күп дигәндә 2027 елның 31 декабренә кадәр озайтылды. Моннан ары документны тиешле вакытында алмаштырырга туры киләчәк.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

" нацпроект " , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет"

Көн хәбәре