2025 ел башында безне озын яллар: 11 көнгә сузылачак Яңа ел каникулы көтә. Ул якшәмбе – 29 декабрьдә башланып, 2025 елның 8 гыйнварына кадәр дәвам итәчәк.
Шулай итеп, атнасына 5 көн эшләүчеләр 29, 30, 31 декабрьдә һәм 2025 елның 1, 2, 3, 4, 5, 6 ,7 һәм 8 гыйнварында ял итәчәк. Пәнҗешәмбе – 9 гыйнвар Яңа елның тәүге эш көненә әйләнәчәк.
Шуны да истә тотарга кирәк: быел декабрь ахырында – 23-29 декабрь чорында безне 6 көнлек эш атнасы көтә.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез