Менделеевск районы хакимияте башлыгы әйтүенчә, хәләл туклану дини кануннарны үтәүне генә аңлатмый.
Яңа уку елы башыннан Менделеевск мәктәпләрендә хәләл туклану гамәлгә кертеләчәк. Бу хакта “KazanFirst” Диния нәзарәтенең телеграм-каналындагы мәгълүматларга таянып яза.
 Менделеевск районы хакимияте башлыгы Радмир Беляев, районның мәгариф идарәсе җитәкчесе Рәис Нәҗипов, Диния нәзарәтенең Аксакаллар шурасы рәисе Айрат хәзрәт Әюпов, имам-мөхтәсиб Ирек хәзрәт Нуриев һәм Богоявление храмы башлыгы, иерей Василий катнашындагы утырышта шундый карарга килгәннәр.
Беляев белдергәнчә, хәләл – ясалма матдәләрсез һәм ГМОсыз эшләнгән экологик чиста продукт ул. Шуңа күрә хәләл туклануны гамәлгә кертүнең өстенлекләре бәхәссез. Шул ук вакытта дини кануннарны үтәүне генә дә аңлатмый әле ул. Мондый туклануны төрле конфессияләр вәкилләре үз итә.
– Безнең бурыч мәктәпләрдә туклануның бик файдалы һәм сыйфатлы булуын тәэмин итүдән гыйбарәт тә инде, – дип басым ясап әйткән Беляев.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
 
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
        
Фикер өстәү
Фикерегез