«Яндекс» татар теленә тәрҗемә итәргә ярдәм итәчәк

«Яндекс» тәрҗемә өлкәсендә яңа технологияне гамәлгә кертмәкче. Ясалма акыл телдән һәм язмача сөйләмне Россия халыклары телләренә, шул исәптән татар теленә күчерүгә ярдәм итәчәк.

«Реальное время» хәбәр иткәнчә, яңа технология сүзләрне төрле телләрдә әйтү, сайтларны тәрҗемә итү, шулай ук мобиль кушымта аша үзең белмәгән телдә сөйләшүче белән әңгәмә кору мөмкинлеге бирәчәк. Экранда чагылдырылган җөмләләр шундук үзеңә кирәкле телгә күчереләчәк. Озакламый татар теле өчен дә шундый мөмкинлек ачылачак.

Киләчәктә әлеге технологияне илебездәге иң популяр дистәдән артыграк тел (һәркайсында 300 меңнән артыграк кеше сөйләшә) өчен куллану күздә тотыла. Хикәятләр, риваять, туган як турында язмалар, башка материаллар аша илебез халыкларының милли үзенчәлекләре белән танышуга юл ачачак бу. Моннан тыш виртуаль ярдәмче Алиса халык әкиятләрен шушы телләрдә укырга өйрәнәчәк.

Компаниянең «Перевод» сервисы мәгълүматларына караганда, илебездә яшәүчеләр җөмләләрнең татар теленә тәрҗемәсен Россиянең башка халыклары телләренә караганда ешрак эзли.  Бу җәһәттән икенче урында – башкорт теле. Чуаш теле – өченче.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре