Газетага Удмуртия өлкәсенең Пычанки авылыннан үтенеч килеп төште.8 яшьлек Ниязның Тимировның әнисе улына ярдәм сорый.
– Балама өч яшь чагында Дюшен миодистрофиясе диагнозы куелды. Бу генетик авыру вакытында әкренләп мускуллар эшләми башлый. Ниязга хәзер 8 яшь. Әгәр вакытында дәваламасак, 10-12 яшьләрдә ул йөри алмый башлаячак. Шулай ук йоту һәм сулау сәләте дә бетәргә мөмкин, – дигән Ниязның әнисе Эльвира.
Без аның белән элемтәгә кердек. Ул бик тә улына ярдәм итүебезне сорый.
– Улым Нияз 2 сыйныфта укый. Тормышны бик ярата. Шат күңелле үзе. Әмма мондый диагнозлы сабыйларны 25 яшькә кадәр генә яши диләр. Ә минем улымның зур үсәсе, квадроциклда йөрисе килә. Мин аңа син озак яши алмаячаксың дип беркайчан да әйтә алмаячакмын. Кайсы ана шулай эшли алыр икән? Миңа баламның гомерем буе янымда сәламәт булуы кирәк, – ди ул. – Нияз кебек балаларга бер тапкыр гына салына торган Elevidys дигән сыеклык бар икән. Шуннан соң мускуллар сынмый башлый. Әлеге уколны чит ил клиникалары бүген үк ясарга әзер. Тик бәясе генә безнең буй җитмәслек. Ниязны терелтер өчен 2 901 907 доллар акча кирәк. Мәрхәмәтле кешеләр зинһар ярдәм итегез. Баламның гомерен бергәләп озайтыйк!
Ниязга ярдәм итәргә теләүчеләр әнисе Эльвира Миннесәгыйть кызы Тимированың 2200 9103 0712 6908 номерлы ДАТАБАНК картасына акча күчерә ала. Карта +7 (912) 872-58-00 номерына беркетелгән. Акча җибәргәндә, банк картаны блокка куймасын өчен, Ниязга ярдәм дип язарга да онытмасагыз иде.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
 
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
        
Фикер өстәү
Фикерегез