Ярминкәдә: «Итне сатып кына калмыйбыз, пешерергә дә өйрәтеп җибәрәбез»

Татарстан шәһәрләрендә көзге авыл хуҗалыгы ярминкәләре эшли башлады. Быел алар 28 декабрьгә кадәр дәвам итәчәк. Казанда узган ярминкәнең беренчесен «ВТ» журналисты да күреп кайтты. Ризык алырга килүчеләр янында авылда уган яшьлеген сагынып йөрүчеләр дә бар биредә.

Казанның агросәнәгать паркына Кукмара һәм Арча уңганнары килгән иде. Иртәнге сәгать җидегә азык-төлекнең шактый өлеше сатылып та беткән. Ике район да ярминкәгә килгән халыкның күңелен күрергә тырышкан. Өлкәнрәк кешеләргә күчтәнәч итеп кишер, кабак бирүчеләр дә бар. Ике якта да коймак пешереп, халыкны чәй эчертеп җибәрәләр. Кукмаралылар әзерләгән өстәлдә сыйланучы Әхтәм Кәримуллинга 87 яшь икән. Ярминкә уза торган җирдән ерак тормыйм, ди.

– Җыр тавышын ишетеп килдем. Моңа кадәр авылда яшәдем. Карчыгым үлеп китте дә, балалар үзләренә чакырды. 1 сентябрьдән Казан карты мин хәзер. Якташларым икән. Танып алып чәйгә дәштеләр. Коймаклары, мәтрүшкәле чәйләре бик тәмле. Рәхмәттән башка сүз юк, – ди ул. – Шәһәр халкы бик рәхәт яши икән ул. Мал карыйсы юк, икмәк табасы юк, көтү чиратына чыкмыйлар, иртән торып сыер саумыйлар. Йокыңнан торганчы китереп бирсеннәр әле! Әле безнең кызлар уянмады да. Шаккатып йөрим.

Ә менә Энҗе Хәсәнова Залесный бистәсендә үк яшәсә дә, якташларын күрим дип махсус бирегә килгән.

– Авылга бик кайтып йөрмибез хәзер. Төп йортны саттык та, кайтыр җир калмады. Менә шулай икән ул. Сусауны, сагынуны басар өчен авылдашларымны эзләп килдем. Кичә кичтән классташлар төркемендә язышкан идек. Якын дустым, сату белән киләм, диде. Аны күрер өчен монда килдем, – ди ул.

Кукмаралылар сату иткән якта халык сөткә чират тора.

– Авыл сөте дип алабыз инде. Кайтуга кайнатып куям. 2 литры атна буена җитә. Өч литрыннан катык ясап куям, – ди Әлфия әби. – Шушы сөтне кыш көне сагындык инде. Кибетнекен күп итеп алып та булмый, әле ул кыйммәт тә. Монда бер литры – 50 сум. Сөт кенә түгел, ат ите дә алдым әле. Оныкларыма өчпочмак пешереп ашатасым килә.

Сөт сатучы Рифнур Шакировның безнең белән сөйләшергә вакыты бик аз булды.

– Безнең продукцияне яратып алган шәһәр халкына рәхмәттән башка сүз юк. Иртәнге биштән кеше килә башлады. Әле бер дә туктап торган юк, – ди ул.

Кукмара районының Сәрдекбаш авылыннан килгән Алсу Галиева, ярминкәгә бару – үзе бер бәйрәм, ди.

– Әти-әнием үстергән бакчадагы яшелчәләрне саттым. Быел алмабыз күп булды. Аның берсе дә кортламады. Килосын 100 сумнан сыпыртып алып бетерделәр. Үзем кисеп токмач алып килдем. Аны төрлечә эшләдем. Озынчасы да, вак кына итеп кискәне дә бар. Токмачны килолап кына алдылар. Күбрәк ир-атлар сатып алды. Бик канәгать булып кайтып китәм. Ит алучылар да күп.

Кукмара районының Нырты авылында яшәүче Илшат Хамизовның үз сатып алучылары бар. Килүен бик көткәннәр.

– Ат һәм сыер итләре алып килдем. Халык бик яратып ала. Беренче тапкыр гына сатып алучылар да күп. Әле мин аларга итне ничек пешерәсен дә өйрәтеп җибәргәлим. Күп кеше ат итен ничек әзерлисен белми, – ди ул.

Бәяләр

Сөт (литры) – 50 сум

Май (кг) – 700 сум

Суган (кг) – 35 сум

Кабак (кг) – 35 сум

Бәрәңге (кг) – 25–30 сум

Алма (кг) – 60–100 сум

Бал (3л) – 1700–2000 сум

Сыер ите – 550–700 сум

Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы мәгълүматларына караганда, республикада узган көзге ярминкәнең беренче атнасында 80,1 миллион сумлык азык-төлек сатылган. Ярминкәгә килгән халык 471,3 тонна яшелчә (шуның 328,9 тоннасы бәрәңге), 18,7 тонна сөт, 35,2 тонна шикәр комы, 161 мең данә йомырка, 67,7 тонна ит алып кайтып киткән.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре