Газетага язылу

Ярсыган аю ата кешене һәм улын йортларына кереп үтергән

Приморье краенда аю шәхси йортка бәреп керә һәм ике ир-атны өзгәләп ташлый. Бу хакта Россия тикшерү комитетының төбәк буенча Тикшерү идарәсе хәбәр итә.

Улына - 57 яшь, атасына - 87 яшь булган. Кыргый хайван, азык эзләп булса кирәк, әтисе белән улы өстенә ташланган һәм аларның эчке әгъзаларын йолкып алган.

Әлеге факт буенча ерткычны атарга рөхсәт бирелгән, хәзер аны белгечләр эзли. Шулай ук бу көнне аю этне талаган, дип хәбәр ителә.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре