«Тәкъдим ителә торган закон проекты яшь коллегаларына ярдәм итәргә һәм профессиональ яктан формалашу өчен җаваплылыкны үзенә алырга әзер булган тәҗрибәле педагоглар өчен көчле матди стимул булдыруга юнәлдерелгән», – дип хәбәр ителә проектка аңлатма язуында.
Проектта остазга өстәмә түләү билгеләү күздә тотыла, һәм ул хезмәт хакының кимендә 50 процентын тәшкил итәргә тиеш, диелә.
Миронов билгеләп үткәнчә, мәгариф системасы проблемаларының берсе – кадрлар «алмашыну», һәм ул күбрәк яшь белгечләргә хас.
«Эксперт бәяләмәләре буенча, бүгенге көндә Россиядә мәктәп укытучыларының уртача яше 45-46 яшь тәшкил итә. Укытучыларның 21 процентына 52-58 яшь, якынча өчтән бере – пенсионерлар», – дип өстәде ул.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
 
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
        
Фикер өстәү
Фикерегез