Ясалма акыл уйлап табуга киткән чыгым быел дөнья буенча 35 миллиард долларга җитә, диләр. Узган ел белән чагыштырганда, 44 процентка күбрәк. Киләсе елда бу максатка 79 миллиард доллар тотылачак дип фаразлана. Россия дә йоклап ятмый. Бу мәсьәлә бездә дә иң югары дәрәҗәдә күтәрелә...
Социаль сәясәт министрлыгы бер компаниягә ясалма интеллект уйлап табу бурычын йөкләгән. Россия гражданнары белән гәпләшә алырлык, аларның сорауларына җавап бирерлек программа эшләү була инде. Василий дип аталган робот кешеләр белән әңгәмәләшкәндә катлаулы мәсьәләләрне чишү юлларын күрсәтергә, акыллы киңәшләр бирергә генә түгел, ә ватанпәрвәр дә булырга тиеш.
Өч ай буе этләнгәннән соң, робот тулысынча эшләнеп бетә һәм министрлык чиновникларының барлык таләпләрен дә канәгатьләндерерлек дәрәҗәгә җитә. Шуннан сынаулар үткәрә башлыйлар. Сырхауханәләрдә тикшерәләр, Пенсия фондында, министрлыкларда. Гади кешеләр гади сораулар бирсә, министрлык чиновниклары әллә нинди көтелмәгән нәрсәләр белән аптыратып бетерә. Исәпләре – теге роботның кимчелекләрен табып, адәм акылының өстенлеген исбатлау. Тик Василийның исе дә китми, теләсә нинди сорауга чатнатып җавап бирә. Кирәк дип тапса, җавабының дөреслеген дәлилләп, мисаллар китерә. Кыскасы, теләсә кайсы акыл иясен аптырашта калдырырлык робот хасил була.
Мондый асыл затны яшереп буламыни инде?! Кешеләргә дә күрсәтергә, мактанырга-макталырга һәм кичекмәстән кулланышка кертеп җибәрергә кирәк. Җәмәгатьчелек белән эш алып баруда Василийдан да кулайрак нәрсәне табып булмаячак. Ни өчен, мәсәлән, зур дәрәҗәдәге кеше: «Денег нет, но вы держитесь», – дип, адәм көлкесенә калып йөрергә тиеш әле? Мондый сорауларга робот җавап бирсен! Аның эше шул. Василийдан көлүче дә, аңа үпкәләүче дә булмаячак. Ә ул – иң акыллы зат, нәрсә әйтергә, кешеләрне ничек юатырга белер.
Социаль сәясәт министрлыгында Ачык ишекләр көне үткәрәләр һәм Василийны да тәкъдим итәләр. Яңа роботның чынлап та акыллы икәнен күрсәтү ниятеннән, гражданнарга аның белән аралашу мөмкинлеге бирәләр. Ә безнең халыкка шул гына кирәк тә. Учак янганны, су акканны һәм кеше интеккәнне ул сәгатьләр буе карап торырга әзер. Ә монда кеше генә түгел, робот интегә – кинодагы кебек. Аның белән әллә нинди тәҗрибәләр ясарга мөмкин. Һәм кешеләр сорау яудыра башлый.
– Күктәге йолдызлар ничәү?
– Ике икең биш буламы?
– Ата тараканның кан йөреше ана тараканныкыннан ничек аерыла?
Әллә нәрсәләр сорап бетерәләр. Ә Василий бик исе китмичә генә барысын да нигезле итеп аңлатып бирә. Сораучыларның да, күзәтеп торучыларның да күзләре маңгайларына менә. Башларын селкеп, телләрен шартлаталар. Хәйран! Адәм акыллары гына түгел ич монда! Кешелек дөньясының бөтен белемен, бөтен тәҗрибәсен үзендә туплаган ич! Мондый акыллы затны уйлап табучыга кичекмәстән Нобель премиясе бирергә кирәк. Россиянең почетлы гражданы итәргә. Илнең иң югары бүләкләрен җыеп тапшырырга. Күңелләрдә кайнаган горурлык хисләре, тантана теләге телләргә бәреп чыга, һаваны яңгырата. Кешеләр роботны һәм уйлап табучыларны алкышларга күмә, мактауларга-данга төрә. Һәм әлеге мизгелнең төш кенә түгел икәнлеген тагын бер кат исбатларга теләп, тагын сораулар яудыра башлыйлар. Василий аларның барысына да җентекләп, аңлаешлы итеп җавап бирә. Зал тагын алкышларга күмелә.
Ләкин кеше күп булган җирдә һәрвакыт башкалардан аерылып тора торган бер тискәре бәндә була. Андый затны берничек тә ипкә китерә алмыйсың, чөнки ул беркем белән исәпләшми, беркемне тыңламый, үз дөньясында яши һәм үз туксанын тукый. Ачык ишекләр көненә җыелган затлы кешеләр арасында да әнә шундый адәм актыгы табыла. Һәм ул да сорау бирә. Ләкин ул башкалар шикелле йолдызлар, арифметик гамәлләр белән баш катырмый, ә дәүләтнең бөтен халкын борчыган гадидән гади сорауны бирә:
– Аена 25 мең сум хезмәт хакына ничек яшәргә?
Бар кешенең бөтен сорауларына да дөрес җавап бирергә тиешле патриот робот бер мизгелгә тынып кала. Ярдәм эзләгәндәй, тирә-юньгә күз йөгертеп чыга. Һәм сорау бирүчегә борыла да болай ди:
– Сезгә кичекмәстән моннан качарга кирәк.
Бәлки аның иң дөрес җавабы шушы булгандыр. Ләкин робот хуҗалары моны программаның хаталануы дип игълан итәләр һәм аны сүндерәләр. Яңадан кабызгач, Василий беркадәр хәл җыя да теге кеше янына килә һәм аңа тиз арада барсын да төшендерергә теләгәндәй, теге сүзне тагын кабатлый. Ә бераздан ул гади кешеләр җыелып торган якка борыла:
– Сезнең барыгызга да качарга кирәк!
Роботны тиз генә сүндерәләр дә аны «хәзердән кулланышка кертү өчен әзер түгел» дип танырга мәҗбүр булалар. Әзер түгел, әлбәттә! Шулхәтле сәяси хата җибәргән роботны ничек кеше арасына чыгармак кирәк. Беренчедән, безнең илдә уртача хезмәт хакы 60–70 мең сум тирәсе. Икенчедән, безнең халыкта патриотизм хисләре көчле: хәтта бушка эшләтсәләр дә, без бу илдән чыгып китмәячәкбез – мәхәббәтебез дә зур, кредитлар да җитәрлек. Өченчедән, безнең чорда Россиядән 25 мең сум алып эшләүчеләр түгел, ә черегән байлар күбрәк кача. Дүртенчедән... Бишенчедән...
Шулай дип санап китәргә, роботны гаепләргә дә мөмкин. Тик мин башкачарак фикердә. Робот әзер ул. Тик кешеләр... Алар төгәл хисаплар нигезендә чыгарылган аек фикерне кабул итәргә әзер түгел әле. Монда икенең бере генә кала инде: я адәм балаларын, биләгән вазыйфаларына карамастан, дөреслекнең күзенә карап сөйләшерлек дәрәҗәгә җиткерергә, я роботны ялагайланырга өйрәтергә, җитәкчеләр теләгән сүзләрне генә сөйләрлек дәрәҗәгә җиткерергә.
Ясалма акыл белән яшәргә теләүчеләрне ясалма хис кенә коткара ала.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез