Газетага язылу

«Яшәргә кирәк»

Икегә бүленгән тормыш. Аларның инде күңелләрендә, кайтыр, дигән өмет яшәми. Бар кайгыларын учына кысып, кеше күрмәгәндә генә елап, тешне кысып булса да елмаеп яшәргә өйрәнә алар. Ирләрен махсус хәрби операциядә югалткан ханымнар бүген сабыйларына әти дә, әни дә булырга тырыша. «ВТ» журналисты аларның хәлен белеште.

«Яшәргә кирәк»
Шәхси архивтан

Казанда яшәүче Люция Сәлахиеваның ире Алмаз да беренче көннәрдән үк Ватан сагына китә. Исән кайткач, тагын да матуррак яшәрбез, дип хыялланган ирнең гомерен дошман минасы өзә.

– Алмаз гел алгы сызыкта булды. 10 көнгә кереп китәр иде. Андый вакытта күзгә йокы керми. Хәбәре килгәч кенә, яши башлыйсың. Күзгә йокы керә, тамактан ризык үтә башлый. Әнә шулай яшәдек инде, – дип искә ала Люция. – Баштарак бик еладым. Ник безгә генә шундый язмыш, дип кайгырдым. Башкаларның парлап яшәве, кайберәүләрнең качып йөрүе күңелгә тиде. Җитмәсә, кеше сүзе дә йөрәкне бик яралады. Әллә ничә кияүгә дә бирделәр инде мине. Үзем генә берни белми калам. Йөрәктәгене беркем аңламый. Алмаз минем өчен бик кадерле ир булды. Артык акыллы иде ул. Төпле киңәшләр бирде. Балаларыбыз, дип кенә торды.

 Люциянең олы кызы 2 нче сыйныфта, кечесе быел укырга керә.

– Бәйрәмнәр җитсә, өчәүләп елыйбыз инде. Менә тагын 23 февраль җитә. Бакчада бу бәйрәмне уздырмасалар гына ярар иде, дип торам. Былтыр булмады. Бәйрәмне 9 Майга калдырдылар. Ул чакта Арчадан абыем килде. Шулай итеп, китек күңелне бераз гына булса да ямый алдык. Кызларга әти бик кирәк. Кешеләр мине кияүгә бирә дә ул, балаларны уйлый микән? – ди Люция. – Иремнең туганнарына чиксез рәхмәт. Шулкадәр ярдәм итәләр. Миңа алар белән бик рәхәт. Бөтен эшемә булышалар. Менә шул чакта бар сагышлар онытыла, ялгыз түгел икәнеңне аңлыйсың. Мин инде хәзер елап утырып эш чыкмаганны беләм. Көчле булырга, бирешмәскә кирәк. Рәхәткә кенә чыдый алмыйсың, михнәткә түзәсең икән!

...Герой хатыннарының хәлен белешеп утырганда, эш бүлмәсенә бер ханым килеп керде. Күңелен бушатырга, кем ишеген шакырга дип киңәш өмет итеп килгән. Ире СВОда һәлак булгач, туганнарының мөнәсәбәте дә сындырган аны. Башта дәүләт биргән акча бәхәс чыгарган, аннары милеккә дә чират җиткән. Бөтен нәсел белән зур кайгыны бүлешәсе вакытта мал өчен тарткалаш башлана. Догада торасы урынга мәрхүмнең рухы рәнҗетелә. Канаты сынган хатыннарның яралы йөрәкләренә тоз салганчы, дәва табыйк!

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда «Гаилә» илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

"нацпроект" , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет", минниханов, миңнеханов, Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Рәисе, раис

Көн хәбәре