Яшәргә өйрәнәбез: эшләп ашау

Иртәнге алтыда торасы, утын ярасы, бакча казыйсы. Россия яшьләре бер атна дәвамында авыл шартларында яшәп, әнә шул эшләрне башкарырга риза. Акча түләп әле! Сала белән таныш булмаганнар өчен мондый тур кызыктыр да, тик авыл баласы мондый эшләрне көн саен башкарып тора. Бушлай һәм ел әйләнәсе. Әмма авыл эшенең чын мәгънәсендә тәмен белүче, утын яручы, көянтә белән су ташучы, ат иярләүче яшьләребез күпме икән соң?

Түләп эшлисе

Авыл гомер-гомергә «хезмәт», «тырышлык» сүзләре белән култыклашып йөри. Шуңа күрә Россия яшьләрен авылга җибәреп сынамакчылар. Аларны анда физик эш һәм интернетсыз тормыш көтә. Турда 14–25 яшьтәгеләр катнаша ала. Аларга атна дәвамында иртәнге сәгать 6 да торырга, коедан су ташырга, бакча казырга, чүп утарга, утын ярып, мунча ягарга һәм телефон куллану вакытын чикләргә туры киләчәк. Шулай итеп, яшьләрдә хезмәт сөючәнлекне һәм мөстәкыйльлекне арттырмакчылар. Бушлай түгел, билгеле. Бер атналык тур бәясе – 19 900 сум. Әлеге проект 2026 елда гына башланачак, әмма киләсе елга билетлар инде сентябрь аенда ук сатылып беткән.

Гомерендә бер тапкыр да авылда булмаган яшьләр өчен бу – күңел ачуның яңа төре. Татарстанда әлегә мондый проект юк. Ә кирәге бармы? Атна ахыры җитү белән кала халкының яртысы диярлек авыл ягына каера бит. Димәк, мондый кыйммәтле турлар кирәкми, авылда әти-әни, әби-бабай булганда, эшкә бушлай да өйрәнергә мөмкин. Бер атна гына да түгел, ел дәвамында.

Өлкәннәр – үрнәк

«Яшьләр хәзер авылда калмый». Авыл өлкәннәренең иң еш кабатлый торган сүзләре бу. Әйе, төпләнеп калучылар сирәк, әмма бер дә юк түгел. Кукмара районының Олыяз авылы егете – укытучы Илнур Гобәйдуллин шундыйлардан. Әтисе вафатыннан соң, тиз олыгаерга туры килә егеткә. Шуңадырмы, кулыннан килмәгән эше юк: утынын да яра, суын да ташый, каралты-кураны да тәртиптә тота. Өстәвенә күп итеп атлар да асрый. Монысы – әтисеннән калган эшне дәвам иттерү.

– Сайланып торырга вакыт булмады, тормыш алып барырга кирәк. Кемнәндер ярдәм көтеп утырып та булмый. Шуңа күрә барысына да үзем өйрәндем, – ди ул.

Дөрес, атларны тәрбияләү серләренә әтисе төшендергән Илнурны. Кечкенәдән атлар янында кайнашкач, аларның һәр адымын аңлый. «Хәзер авылда ат тотучылар сирәк, булса да күбесенчә ит өчен асрыйлар. Татар аты белән көчле булган. Ат – зур тәрбия, тырышлык һәм көч таләп итә торган хайван, шуңа күрә хуҗалыгында аты булган яшьләр хезмәт сөючән булып үсәләр, минемчә. Тырышлыксыз гына ат тәрбияләп булмый», – ди Илнур.

Кайбыч егете Радик Гайфуллин бүген Казанда яши, әмма авыл малайларына хас тырышлыкны үзенә өлге итеп алган. «Эш сөяргә әби-бабай өйрәтте», – ди ул.

– Әби-бабай вафатына 10 еллап инде. Әмма аларга эшкә өйрәтеп үстерүләре өчен рәхмәт әйтәм. Бабай жәлләп тормады безне. Яшьли ат иярләргә дә өйрәтте, «матай»га да утыртты, мал астын җыештырырга да үзе белән алып чыгар иде. «Малай кеше боларны белергә тиеш, малайлар иркә булып үсәргә тиеш түгел», – диде. Дөрес тә. Әти-әни дә аның сүзеннән чыкмаган инде. Тәрбия шундый булган, – ди Радик.

Шәһәрдән әби-бабасы янына кайтып, яшелчә бакчасында гына булса да кайнаша алганнар бәхетле, ә авылда яшәүче яшьләр бигрәк тә. Хезмәткә генә түгел, хөрмәткә дә өйрәнә алар. Тумышы белән Саба районының Мәртен авылы егете, танылган алып баручы Фәнил Вакказов та әби-бабайлы балачагына рәхмәтле. Балада эш сөючәнлек, тырышлык сыйфатлары тәрбияләүне иң беренче чиратта үз үрнәгеңнән башларга кирәк, дигән фикердә ул.

– Бала вакытта әти-әни кушканны эшлисе килми инде ул. Кушалар, эшләмәсәң – ачуланалар, уйнарга чыгармыйлар, шуңа эшлисең. Мин җәйләрне гел әби-бабай янында үткәрә идем. Көн саен эш бүленеп куелган, кушканга күрә дә, әби-бабайга ярдәм итәргә теләп тә, шул эшләрне башкара идек, – дип искә алды ул. – Безгә көянтә белән су ташу эләкмәде. Дөресрәге, эләкте ул, ләкин мин аны уңайлы дип тапмадым, чиләкне кул белән генә күтәреп ташый идем. Утынны хәйран ярдым, ошый иде утын яру. Башта әтине һәм бабайны карап торып, аларның моны җайлы һәм җиңел эшләгәненә кызыгып тотынасың инде. Аннары ярылган утыннарның матур килеп чыга башлавыннан күңел үсә башлый, алга таба моның чын егетләр эше икәнен аңлап, утын яруда бер профессионалга әвереләсең.

Авыл яшьләренең яңа кәсепләре

– Шәһәрне макта, авылда тор, дигән сүзләрне яратып кабатлыйм. Ярый әле авылга кайту мөмкинлегебез бар, әти-әниләребез шунда. Шәһәрдә мөмкинлекләр күбрәк булса да, атна ахырында тынычлык эзләп, авылга качу юлын карыйбыз, – дип көлә Казанда балалар бакчасында тәрбияче булып эшләүче Гөлгенә Зәйниева.

Тырышлык авылда туган баланың канына сенгән, ди ул. Үзең тир түгеп тапканы кадерле. Гади бәрәңге – ачык мисал. Башта бил бөгеп утыртасы, җәй буена чүп утыйсы, кортын җыясы, төбенә өясе, яңгыры булмаганда – көйләп, суын сиптерәсе. Аннары бил бөгеп җыясы һәм җилкәгә салып, базга ташыйсы. «Хезмәт түгелмени?» – ди Гөлгенә.

Сер түгел: хәзер авылда бил бөгеп бәрәңге утыртучылар сирәк. Тракторга бәрәңгене салып кына торасы, үзе утырта. Казып аласы юк, тагын трактор ярдәмгә килә. Кул белән печән чабасы, капчык күтәреп ташыйсы юк, барысын техника башкара. Кул белән сыер саву да гайре табигый хәл булып калды кебек, чөнки анысын да аппарат башкара. Хәер, хәзер авылда мал асраучылар бик сирәк, сыер тотучылар бигрәк тә. Хәзер авыллар шәһәрләшә, бөтен уңайлыклар авылда да бар. Менә шул шартларда тырыш, хезмәт сөючән баланы ничек тәрбияләргә соң? Бу тырыш булсын әле дип, тракторны яшереп бакча казытыргамы, суны өзеп, су ташытыргамы? Экскурсовод Раушания Миңнуллина фикеренчә, авыл техникага күчсә дә, авыл баласының эше бетми.

– Чәчәк түтәле арасында алабута үсеп утыра – аны алып атарга кирәк. Әнисенең чүп утаганын күрә дә аның артыннан кабатлый бала. Димәк, матурлыкны күрә. Әнисе әйтсә эшли, әнисе әйтмәсә, шул чүп яныннан бер үтеп китәр, тик икенчесендә һичшиксез өзеп алыр. Авылга кеше күп кайта. Кеше кайткач, табынын корырга, артыннан җыештырырга кирәк. Гади генә әйбер, әмма авыл баласының аңына сеңеп кала, – ди ул. – Тагын бер мисал – ашарга пешерү. Бәрәңге күзикмәге, мәсәлән. Ул табынга ризык буларак менеп утырганчы, бәрәңгесен утыртырга, чүбен утарга кирәк. Бала моны яхшы аңлый.

Авыл кешесе элек-электән чисталыгы, пөхтәлеге белән аерылып торган. Кемне генә әнисе чисталыкка өйрәтмәгән икән. Авыл җирендә өең пычрак булса булсын – баскыч төбең, капка төбең гел чиста булырга тиеш. Раушания ханым да шундый фикердә: «Капка төбенә көн саен бригадир килә, чиста булсын. Безнең балачактан канга сеңгән сүзләр бу. Авыл баласы 5 яшендә җыештырмаса да, 15 яшенә ялт итеп җыештырырга өйрәнә. Тәрбия – иң беренче чиратта үрнәк булу ул.

Күмәк эш хезмәткә хөрмәт тәрбияли. Җыелышып салам кертү булсынмы, печән чабумы, җиләккә барумы – һәркайсының нигезендә хезмәт.

– Дөрес, хәзер авылдагы элеккеге эшләр юкка чыга бара. Ат иярләмиләр, утын ярмыйлар, дигәндәй. Әмма кирәк булгач, эшли ул аны – шашлык пешерер өчен булса да яргалап куя. Өенә су кергән булса да, чишмәгә суга бара. Машинага утырып булса да. Көтүен көтә. Дөрес, хәзер электр көтүче инде. Әмма анысын да карап тора белергә кирәк. Кышын кар көри, язын канау казый, бакча җыештыра, яшелчәсен утырта, җәен җиләк-җимеш җыя, аны кышка әзерли, көзен мул уңышка сөенә. Болар – хезмәт түгелмени? – ди Раушания ханым.

САН

2024 елгы мәгълүматларга караганда, Татарстанда 14–35 яшьлек 1 миллионнан артык кеше яши. Бу – республика халкының 25,5 проценты. Яшьләрнең 22,6 проценты авылда көн күрә.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре