Яшел үлән коткара: Татарстанда янгын куркынычы саклана

Синоптиклар эссе көннәр фаразлый. Димәк, янгын куркынычы да кала бирә. Бу чорда нишләргә? Тирә-якны ут-күздән ничек сакларга? Шул хакта республика урманчылары белән сөйләштек.

Чирмешән урман хуҗалыгы җитәкчесе Алмаз Мотыйгуллин быел яуган яңгырларга рәхмәтле.

– Башта бит ел коры килә дигән хәбәрләр бар иде. Әмма башкачарак булып чыкты. Дөрес, кызу көннәр дә куркытты. Ярый әле яңгырлар яуды, – ди ул. – Әлегә урманнарда янгын куркынычы саклана. Яшеллек күп булгач, янгыннан шулар коткара да инде. Барысына да әзер без. Техника да җитә. Халыкны да гел кисәтеп торабыз. Авыл хуҗалыгы җирләре хуҗалары белән дә сөйләшәбез. Янгынга каршы тору өчен бердәмлек, уртак фикер дә кирәк. Әгәр сине тыңламасалар, бернишләп булмый. Без бит инде утның тиккә генә килеп чыкмаганын беләбез. Күп очракта кешеләр гаепле. Әнә шуңа да үзебезгә сак булырга, тирә-юньне сакларга кирәк.

Биләр урман хуҗалыгы җитәкчесе Рамил Нуруллин ылыслы агачлар булмау да ярдәм итә, ди.

– Бездә киң яфраклы агачлар үсә. Әнә шунлыктан янгын куркынычы бераз кими. Ылыслы булсалар, әлбәттә, бик куркыныч булыр иде. Хәзер тагын шул ягы бар – кеше урманга сирәк йөри. Бездә шулай. Һәр кеше үз бакчасында ял итү урынны ясап бетерде. Элеккеге кебек урманга килеп, бәйрәм итмиләр, – ди урманчы. – Соңгы елларда бездә янгын очраклары теркәлмәде. Кулдан килгәнчә тырышабыз. Һәр эш көне янгын турындагы сөйләшүдән башлана. Инспекторлар җәяүләп бөтен территорияне карап йөри.

Мамадыш районының Кама урман хуҗалыгы җитәкчесе Альберт Шамилов та, безне быел һава торышы сөендерде, ди.

– Җәй башында янгын куркынычы 4 нче дәрәҗәгә җиткән иде. Ул чакта урманнарга керүне дә тыйдык. Бездә кеше тик тормый – җиләген дә җыйды, гөмбәсен дә. Әмма аларның барысын да кисәттек. Урманнарда сак булырга кирәклеген аңлаттык, – ди Альберт Шамилов. – Саклык дигәннән, безнең якларда аюлар да күбәйде. Әле менә егетләр ана аю белән баласын күреп кайттылар. Урманга керер алдыннан шунысын да истә тотарга кирәк.

Республиканың урман-янгын сүндерү үзәге җитәкчесе Айдар Гайфуллин сүзләренә караганда, ут-күздән саклану өчен республикада мөмкинлекләр җитәрлек.

– Без әзер ул. Әмма бу ут чыкканын көтәбез дигән сүз түгел. Республикада төрле типтагы 25 урман-янгын сүндерү станциясе бар. Урманчылар янгын куркынычы булганда, йокламый да. Көн-төн кизүдә. Җәяү дә күзәтәбез, күктән дә тикшерәбез, махсус техника белән дә урманга рейд ясап торабыз, – ди ул. – Янгыннан саклануның иң яхшы ысулы – сукалап полосалар ясау. Шулар бик ярдәм итә.

САН

Янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен бозган өчен гади кешеләргә – 30 мең, вазыйфаи затларга – 50 мең, юридик затларга 400 мең сумга кадәр штраф каралган. Ә инде янгынга каршы махсус режим кертелгән чорда җәза тагын да кырысрак. Гади кешеләргә – 40 меңнән 50 меңгә, вазыйфаи затларга – 60 меңнән 90 меңгә, юридик затларга 600 меңнән 1 миллион сумга кадәр штраф салыначак. Янгын урман байлыкларына зыян сала икән, җинаять эше кузгату каралган.

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда “Экологик иминлек” илкүләм гамәлгә ашырыла.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Илкүләм проектлар илкүләм проект милли проект нацпроект "национальный проект" "милли проектлар" "Профессионалитет"

Көн хәбәре