Яшел Үзәндә гараж бинасы ишелгән. Җимерелү мәйданы 300 квадрат метр тәшкил иткән. Бу хакта Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсендә хәбәр иттеләр.
Әлеге хәл Татарстан һәм 2 нче корпус урамнарында булган. Ведомство мәгълүматлары буенча, түбә һәм корылманың бер өлеше җимерелгән.
Һәлакәт нәтиҗәсендә кешеләрнең берсе дә зыян күрмәгән. Якында урнашкан алты җиңел автомобильгә зыян килгән.

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез