Яшен уздыргычлары булмаган: авылда яшен бер шәхси йортны юк иткән

Екатеринбург янындагы Малое Седельниково авылында яшен сугу сәбәпле шәхси коттеджга ут капкан. Янгын 80 кв.м мәйданга таралган. Йорт түбәсе янган. Коткаручылар янгынны сүндергән. Хәрабәләрне чистарту эше алып барыла, дип хәбәр итә “РИА Новости”.

Агентлыкка МЧСның төбәк Баш идарәсе матбугат хезмәтеннән хәбәр ителгәнчә, янгын кичә Мәскәү вакыты белән 14.09 сәгатьтә чыккан. Башлангыч мәгълүматларга караганда, йортны яшен сугуга бәйле ул.
МЧСта билгеләп үтелгәнчә, йортка яшен уздыргыч урнаштырмау мондый хәтәр куркынычын бермә-бер арттыра. Әмма янгынның төп сәбәбе соңрак билгеләнәчәк. Зыян күрүчеләр турында мәгълүматлар юк.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре