Татарстанда яшьләр өчен “В правде наша сила” сәяси плакатлар бәйгесе игълан иттеләр. Җиңүчеләр 15 мең сум күләмендә акчалата бүләккә ия була ала.
Бәйгедә 14 яшьтән алып 30 яшькә кадәр булган үсмерләр һәм яшьләр катнаша ала. Алар ике яшь категориясендә (14-18 һәм 19-30 яшьләр) көч сынашачак. Моннан тыш, бәйгедә Татарстан гына түгел, Лисичанск һәм Рубежноеда яшәүчеләр катнаша ала.
Бәйгене оештыручы, “Мир” мәдәни инициативаларга ярдәм итү ассоциациясе җитәкчесе Евгений Кулешов сөйләвенчә, агитацион, сатирик плакатлар, коллажлар (фотоколлажлар), ясалма интеллект ярдәмендә ясалган плакатлар кабул ителә. Җиңеп чыккан плакатлардан төрле урыннарда, шул исәптән, Луганск һәм Донецк республикаларында күргәзмәләр оештырылачак. Барлыгы 6 мең плакат бастырырга ниятлиләр. Җиңүчеләргә исә 15 (беренче урынга), 10 (икенче урынга) һәм 5 (өченче урынга) мең сум акчалата бүләк каралган.
Татарстан мәдәният министры урынбасары Дамир Натфуллин сүзләренчә, бүген жанр буларак плакат тиешенчә бәяләнми. “Рәсем сәнгатенең бу төре шактый тирән тарихка ия. Һәм ул Россия, СССР тарихында аерым урын алып тора”, – диде ул бәйгегә багышланган матбугат очрашуында.
Дамир Натфуллин билгеләп үткәнчә, “В правде наша сила” бәйгесе 2025 елда Татарстанда игълан ителгән Ватанны саклаучылар елы алдыннан игълан ителә. “Моннан тыш, киләсе елда без Бөек Җиңүнең 80 еллыгын да билгеләп үтәчәкбез. Бу бәйге киләсе елларда да дәвам итәр дип ышанам”, – диде ул.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез