Җинаять эше кузгатылган.
 Бу коточкыч фаҗига Кемерово өлкәсенең Краснобродский бистәсендә килеп чыккан. “KazanFirst,” Россия Тикшерү комитеты хәбәренә таянып, шул хакта яза.
Башлангыч мәгълүматларга караганда, алты яшьлек кыз яшьтәше янына уйнарга кергән. Тик ишегалдында балага эт ташланган. Эт хуҗасы сабыйны явыз эттән коткарып калмакчы булган, әмма үзе дә дүрт аяклы дустының корбанына әйләнә язган.
Сабый һәлак булган. “Саксызлык белән үлемгә китерү” статьясы буенча җинаять эше кузгатылган.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
 
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
        
Фикер өстәү
Фикерегез