Идарәче компания милекчеләргә 2 миллион сум акчаны кире кайтарачак

Казанның “Зима” идарәче компаниясе Фәнни шәһәрчектәге 4нче йортта яшәүчеләргә 2 миллион сум чамасы акчаны кире кайтарырга тиеш. Бу хакта “Татар-информ” Дәүләт торак инспекциясенең матбугат хезмәте мәгълүматларына таянып яза.

“Һәрбер милекче гомуми казнага булачак капиталь ремонт өчен акча кертә. Әмма торак-коммуналь хуҗалык хезмәте күрсәтүчеләр махсус счеттагы акчаны күпкә алдан тота башлаган”, – дип аңлатылган ведомствода.

Дәүләт торак инспекциясендә аңлатып үтелгәнчә, күпкатлы биек йортларда яшәүчеләргә лифтларны алыштыру өчен дә акча түләргә туры килә. Лифтның уртача бәясе 3,6 миллион сум чамасы тәшкил итә. Мондый йортта яшәүчеләр булачак капиталь ремонт өчен бер елда чама белән 350 мең сум түләп куя. Шул рәвешле 1 лифтка акча җыю өчен дистә елдан артырак вакыт таләп ителә.

“Торак инспекциясенә бу йортта яшәүче бер хатын-кыз чара күрүне сорап мөрәҗәгать итте. Инспекторлар тикшерүе, чыннан да, акчадан законсыз файдалануны раслады. Шуңа күрә идарәче компаниягә милекчеләр түләгән акчаны тулы күләмендә кире кайтару таләп ителде”, – дип билгеләп үтелгән инспекциядә.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре