Башлангыч мәгълүматлар буенча, җирле 40 яшьлек Александр Батин ут төртүче булып чыга. Чыганаклар мәгълүматлары буенча, ул үзе полициягә бирелергә килгән, гаебен таныган һәм гариза язган, дип яза KazanFirst.

Батинны җинаять кылуга нәрсә этәргәне әлегә ачык түгел. Кайбер чыганаклар Чаллы кешесен мондый җинаятькә дусты китергән дип саный.
 Әлегә кадәр шәһәр кешесенең закон белән проблемалары булмаган.
 - Мин начар гамәл кылдым, үкенәм һәм зыянны капларга әзер. Ләкин акча эшли башлау өчен, мин кулга алынмаска тиеш, - диде Батин, судья аңа сүз биргәндә.
 Әмма судья Батинны өй арестына ике айга - 15 ноябрьгә кадәр җибәрүне сораган тикшерү ягына басты. Батинга фатирдан чыгу тыела.
 
 
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
        
Фикер өстәү
Фикерегез