Иделдә баткан кызлар: «Исән калырбыз димәгән идек»

Бик күпләргә «Ак барс»ның тугры җанатары буларак та билгеле стоматолог Антон Агафонов 12 сентябрьдә 46 яшен тутыра. Бәйрәм итәргә ул хезмәттәшләрен дә чакыра. Аннары ни булганын бөтен республика белә. Ике катерга утырып Иделгә чыккан кешеләрнең дүртесе – ике ир-ат һәм ике хатын-кыз ярга исән-имин чыга алмый.  фаҗигадән исән калган хезмәттәшләре белән сөйләштек. Раилә белән Ләйсән 12 сентябрьне икенче туган көннәре дип саный хәзер.

«Барыгызны да яратам»

Без сөйләшкән хезмәткәрләр әйтүенчә, клиникада эшләүчеләр үзара бик дус була. Нинди генә бәйрәм булмасын, бергә үткәрәләр. Гаиләләре дә моны гадәти хәл дип кабул итә. Антон Агафоновның хатыны да клиникадагы хезмәткәрләр белән дус яши.

– Антон Алексеевич туган көнен табигатьтә үткәрергә тәкъдим итте. Идел буендагы дачасына беренче генә баруыбыз түгел. Бу юлы килүгә җитәкчебез безне мактарга тотынды: «Сезнең белән эшләвемә горурланам, барыгызны да яратам». Соңгы тапкыр күрешүебез дип кем уйлаган? – ди Ләйсән. – Килеп урнашуга ухага дип бәрәңге генә әрчеп куйдык. Барыбыз да, сыйланырга дип, үзе белән ризык алып килгән иде. Тик аларны чыгарып та тормадык. Көн матур булгач, башта катерда йөреп килергә булдык.

Башта барысы да яхшы була. Кәефләр шәп, Идел киң. Ә аннары көтелмәгән хәл килеп чыга.

– Кинәт зур дулкын күтәрелде. Әйтерсең, зур теплоход узып киткән. Безнең борылган чак иде. Менә шунда безнең катер әйләнеп капланды. Барыбыз да суга барып төштек. Без утырган катер белән Сергей Владимирович идарә итте. Мин аның янында алда утырган идем. Баштан ук безгә жилетлар кияргә тәкъдим итте. Әмма без кимәдек шул, – дип сөйли Ләйсән. – Антон Алексеевич утырган катер безнең арттан бара иде. Алар тиз арада килеп җитте. Җитәкчебез шундук суга сикерде. Мин аны башка күрмәдем.

Ләйсән суга барып төшүгә ярдәм итүләрен сорап кычкыра.

– Сергей Владимирович аркасына тотынырга кушты. Бераз йөзеп бардык. Аннары безне кабат дулкын каплады. Аның язмышын беләсез инде. Шуннан соң ничек тә икенче катерга таба йөзәргә кирәк икәнен аңладым. Андагы егетләрнең Раилә белән Илүзәне тартып чыгарганын күрдем. Ниһаять, минем янга да килеп җиттеләр һәм судан тартып чыгардылар. Көчкә менеп утырдым. Карынымда балам да бар бит, – дип искә ала Ләйсән. – Безнең катерда утырып барган Екатерина Анатольевна судан исән чыга алмады. Дустыбыз Айзирәкнең дә, коткарыгыз, үләм бит, дигән сүзләре әле дә колагымда тора.

Декретка чыгар көннәре якынлашкан Ләйсәнне табиблар фаҗига булган көнне үк тикшерә. Үзенә дә, карынындагы баласына да зыян килмәгән, шөкер. Бик каты туңган булса да, бүген бернигә дә зарланмый.

«Нигә үлә икән ул кешеләр...»

Иделдә гомере өзелгән Айзирәк Шәйхетдинованың ике баласы ятим калды. Туганнары аның үлемен бик авыр кичерә. Аяз көне яшен суккандай булды, ди алар.

– Киленебез Казан кызы иде. Сеңлем яшәгән тулай торакта торды алар. Энем шунда барып йөрде. Ул чакта бала гына иде әле ул. Энем армия сафларыннан кайткач, 23 яшендә өйләнде. Киленебезгә 20 генә иде, – дип күз яшьләрен түгә Айзирәкнең ире Ленурның апасы Нәфисә. – Аңа килен дип әйтергә телем дә әйләнми минем. Бик рәхәт итеп яшәп калдык. Апа дип кенә эндәште. Мин аңа җимешем дия идем. Гаиләбезгә сабый кебек килеп кереп, инде хәзер ике бала әнисе булып, алма кебек пешкән чагы иде. Үзен карап йөрде. Әле менә кодагыйлар белән дә сөйләшәбез. Соңгы вакытта үз әнисенә, нишләп үлә икән ул кешеләр, дигән була. И әни, үлемнән бик куркам, дип тә өсти. Туганнар төркеменә Илсөянең «Мәңгелеккә килми әниләр» дигән җырын да салган. Шуны тыңлыйбыз да елыйбыз. Үз балам кебек якын, бик кадерле иде. 2 августта бөтен туганнар бергә җыелышып утырдык. Шундый рәхәт кич булды ул. Әйтерсең, саубуллашканбыз кебек. Айзирәк белән Ленур ике атна саен авылга кайтып йөрделәр. Безгә дә кайтырлар иде. Айзирәк белән гел бергә булдык. Нинди генә эшкә тотынсак та, ул янымда иде. Әле менә өчесен уздырганда, янымдагы туганыма да Айзирәк дип эндәшәм. Табыннарны гел бергә әзерләдек. Ул беркая да китмәгән шикелле, янымда йөри кебек.

Бүләк алып калдырган

12 сентябрьдә Антон Агафоновка 46 яшь тулса, 13 е Айзирәкнең кызы Эльзаның 11 яшьлек туган көнен уздырырга җыеналар. Ә 16 сы Шәйхетдиновларның никахлашуларына 13 ел туласы була. Кызганыч, кызының туган көнендә Айзирәкне җирлиләр, никах көннәрендә рухына багышлап аш уздыралар. Тиз генә җитәкчебезне барып котлап киләбез дә, туган көнгә әзерләнә башлыйм, ди Айзирәк. Тик кабат өенә кайту гына насыйп булмый. Ә туган көн бүләген алдан ук әзерләп куя.

– Айзирәкнең пешерә белмәгән ризыгы булмады. Безнең бер генә бәйрәм дә аннан башка узмады. Нинди йомышым булса да, аңа әйттем. Берәрсенең туган көне икән, тиз генә видео да ясап бирер иде. Суларга төшеп юк булды, балакаем, – ди Нәфисә. – Кода-кодагыйларга да бик авыр. Алар каршы килмәде, Айзирәкне безнең авылга алып кайтып җирләдек. Балалар барысын да белә инде. Әле менә зиратка барып, догалар укып кайттык. Кайтышлый бер туганнарга туктаган идек, Эльзабыз машинадан да чыкмады. Әниләренең иң кирәк чагы бит...

«Минем кызымны мәктәптән кем алыр?»

...Суга иң беренче булып клиниканың өлкән шәфкать туташы Раилә барып төшә. Катерның уң ягында утырган ул.

– Мин үлдем инде дип уйлаган идем, – ди Раилә, күз яшьләрен сөртеп. – Катерда беренче генә йөрүебез булмагач, бернинди начар уй килмәде. Ул бит бер уң якка, бер сул якка авыша. Бу юлы никтер уңга таба ныграк каера башлады. Нидер була, ахры, дип уйлыйм. Шул арада мин суга егылдым. Берүзем генә төшеп калдым, ахры, дим. Кулымдагы телефон да суга төште. Үзем суда, үзем уйлыйм: катер кире әйләнеп килгәч, Сергей Владимировичтан яңа телефон сорыйсы булыр. Андый чакта башка әллә нәрсәләр килә икән ул. Мин әйтәм, берәр нәрсә булса, баламны мәктәптән кем алыр икән? Ирем белән аерылыштык, кызымны ялгызым үстерәм. Иң беренче мине килеп тартып чыгардылар. Аннан соң Илүзәне коткардылар. Аннары Ләйсәнне. Әле дә елыйм. Суга баткан хезмәттәшләремне дә уйлап елыйм. Без бит батарбыз дип китмәдек. Катерда йөрү планда да юк иде. Күрәчәк булган инде. Мич башыннан табактагы суга егылып төшеп үләсең, диләр бит әле.

«Андый кеше бүтән юк»

Антон Агафонов – исеме билгеле кеше. Бигрәк тә хоккей белән кызыксынучыларга. «Ак барс»ның иң танылган һәм дәртле җанатарларыннан берсе була ул. Кызлар да аны сагынып искә ала. Әнисе татар булгач, Антон рәхәтләнеп татарча сөйләшкән. Әлфия Авзалова җырларын аеруча яраткан.

– Үзенең хезмәттәшләре өчен янып-көеп тора торган кеше иде. Ул безне бик якын итте. Клиникага килеп керсә, тормыш кайнар иде инде, – диләр.

Кызлар утырган катер йөртүчесенең мәетен фаҗигадән соң өч көн узгач, ярдан 500 метр ераклыкта, 17 метр тирәнлектән эзләп таптылар. Әлеге язма әзерләнгәндә Антон Агафоновның язмышы әле билгеле түгел иде.

Әлеге фотодагы гүзәл ханымнардан икесенең гомерен Иделдәге фаҗига өзә.

 

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре