Йөзгән вакытта йөрәгенең кинәт туктавы Чувашия прокуроры Андрей Фоминның үлеменә сәбәп булырга мөмкин.
"База" хәбәр иткәнчә, прокурорның үпкәләрендә су табылмаган. Моннан тыш, 57 яшьлек Андрей Фоминның канында глюкоза дәрәҗәсе бик түбән булуы ачыкланган.
Чувашия прокуроры 1 июльдә chebswim чарасы кысаларында Иделне йөзеп чыкканда һәлак булды. Коткаручылар аны яр буена алып киләләр, әмма табиблар инде берничек тә ярдәм итә алмыйлар.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез