Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының соңгы мәгълүматлары буенча, әлеге вакытта 213 мең гектарда 862 мең тонна ашлык суктырылган. Барлык мәйданның унтугыз проценты җыеп алынган. Уңыш гектарыннан уртача 40,3 центнерны тәшкил итә.
Чүпрәле районында урып-җыю эшләре барлык мәйданның унөч проценты тирәсендә башкарылган. Азык-төлек һәм авыл хуҗалыгы идарәсе башлыгы Тәлгать Халитов әйтүенчә, матур көннәр торганда барлык кыр кораблары ашлык басуын иңли.
– Кичә районның ярты өлешендә яңгыр явып узды, шуңа күрә ул якларда эшләр бераз тукталды. Әлеге вакытта без көзге бодай белән борчак суктырабыз. Уңыш – гектарыннан 40 центнер. Болай барса, начар түгел. Дөрес, сабан культураларының уңышы ничек булыр. Ә техник культураларны 14 мең гектарда чәчтек. «Цильна» кебек алдынгы хуҗалыкта күрсәткечләр тагын да югарырак: гектарыннан 60 центнер. «Бикчурин» фермер хуҗалыгыныкы шулай ук начар түгел: 40 центнер тирәсе. Башка фермерлар да акрынлап керешә, ләкин барысы да кереп китә алмый әле. Быел урып-җыюны башлап җибәрергә яңгырлар комачаулады, һаман да ара-тирә явып китә. Елның төп үзенчәлеге шушы. Бүген иллеләп комбайн эшли. Штурвал үзебезнең егетләр кулында. Читтән кеше чакырмадык. Бүгенге вазгыятьтә анысы да бик мөһим күрсәткеч, – ди идарә башлыгы.
Шул ук вакытта авырлыклар да барлыгын әйтте. Бердән, элеваторларда ашлык запасы күп булганлыктан, яңасын кабул итмәсәләр, икенчедән, бәясе түбән.
– Бөтен илендә шул хәл булгач, бер безне дә читләтеп узмас инде. Ягулык бәясе артты, ашлык бәясе һаман да күтәрелми. Ярый инде ягулык табу проблемасы юк, бу яктан безнең күңел тыныч. Җитәкчеләргә рәхмәт, тырыштылар, – ди Тәлгать Халитов.
Яңгыр Тәтеш районында яхшы төшкән. Идарә башлыгы Рәмис Халитов сүзләренчә, бу ашлыкны вакытында җыеп алырга комачаулый.
– Ике яңгыр арасында чыгып керәбез шулай. Әлегә барлык мәйданның унбиш процентында эшләр төгәлләнде. Бу азрак әле, алда эш күп. Алдагы көннәрдә кояшлы, коры һава торышы көтелә. Төп көчне шул көннәргә бирергә туры киләчәк. Арпага чыккан хуҗалыклар да бар. Уңыш күләме сөендерә. Комбайннарга гына эшләргә авыр. Дым күп булгач, астан чүп үлән тишелеп чыга. Техника белән тәэмин ителеш яхшы. Быел шактыен яңарта да алдык, – ди ул.
Мамадышлылар да уңыштан канәгать. Әлегә барлык мәйданнарның 23 процентыннан уңыш җыеп алынган. Идарә башлыгы Ильяс Гаптрәхимов әйтүенчә, техника белән дә, ягулык белән дә авырлыклар юк.
– Уңыш әйбәт, күз тимәсен. Гектарыннан 45–50 центнер уңыш чыгып бара. Көзге бодайның эшен бетердек, борчак, арпага керештек. Башкалар, яңгыр, дип зарланса, бездә артык зыян сала торганы булмады. Гадәттә төннәрен яуды. Шуңа күрә барысы да яхшы, – диде ул.
Кукмара районы фермеры Фәнис Гайфетдиновның алтмышлап баш терлеге бар. Аларга йөз гектар җирдә азык әзерли. Без шалтыратканда да кырда иде, тик бераз мәшәкатьле вакытына туры килдек: комбайны ватылып киткән.
– Техника искерде, ара-тирә шулай ватыла торган гадәте бар шул. Ут капмасын, дип куркабыз. Печәнне бернинди каршылыксыз җыеп алган идек, тракторлар яңа чөнки. Һава торышы да әйбәт тора әлегә, ашлыкны да тиз арада җыеп аласы килә. Уңыш начар түгел, булганны кайтарып кына җиткерәсе бар, – ди ул эш арасында.
Әгерҗе районы игенчесе Илназ Хуҗин өчен күңелле дә, шул ук вакытта мәшәкатьле дә көннәр. Узган елгы шикелле ул быел да уракка туганы һәм улы белән бергә чыккан.
– Урып-җыюны ашкынып көтеп алабыз. Хәзер басуда иң күңелле чор. Эшемне дә, иген басуларын да бик яратам, тик быел әллә ни куандырып кына булмый әле. Комбайным гел ватылып интектерә. Нишләтәсең, иске техникадан әллә ни өмет итеп тә булмый торгандыр. Ул да бит үзем шикелле үк егерменче сезонына чыкты. Хәзерге вакытта эшли торганнар арасында иң күп ашлык сукканы ул. Шуңа күрә егерме комбайн арасында нибары унҗиденче урында гына барам әлегә. Дүрт көн ватылып яттым, эшли алырдай көннәрдә яңгыр явып тоткарлады. Тик мин барыбер яхшыга өметләнәм. 4–5 көн яңгыр яумый торса, куып тотачакмын. Ничек тә өченчегә булса да күтәреләсе иде инде, – ди комбайнчы.
Аның сүзләренчә, игенчеләргә җитәкчеләрнең дә игътибары кирәк. Ватылганда килеп булышу, запас частьлар алып кайтырга ярдәм итү дә артык булмас иде, ди ул.
– Без гаиләбез белән бергә басуда кайнашабыз. Хатыныма да рәхмәт. Хуҗалыкны да алып бара, безне дә карап, ашатып тора. Ашханәдә пешерелгән ризыкны сирәк ашыйбыз, я өйдән алып киләбез яки иптәшем алып килеп ашата. Тырышсаң, нәтиҗәсе бар. Узган ел улым белән икебезгә сезонга 1 млн 300 мең сум акча, сигез тонна ашлык алдык. Быел да аның белән бергәләп эшлибез. Балаларны да үзебез шикелле тырыш булсыннар, тир хакын белсеннәр, дип үстерәбез, – диде Илназ Хуҗин.
Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта «Технологик яктан азык-төлек куркынычсызлыгын тәэмин итү» илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез