Хәзер табиблар аның хәлен яхшырту өчен мөмкин булганның барын да эшли.
Ульяновск хастаханәсе табиблары изге апостол Андрей Первозванный хастаханәсендә бала табарга җыенган хатын-кыз организмына анестезия урынына ялгыш башка препарат керткән. Хәзер медиклар аның хәлен яхшырту өчен мөмкин булганның барын да эшли, ди хәбәр итә “ТАСС”.
Төбәкнең Сәламәтлек саклау министрлыгы мәгълүматларына караганда, игезәк бала тудырган хатын-кызны Ульяновск өлкә клиник хастаханәсенә күчергәннәр.
 Министрлык әлеге очрак буенча тикшерү үткәрә. Бу хакта Россия Тикшерү комитетының Ульяновск өлкәсе буенча Тикшерү идарәсенә хәбәр ителгән.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
 
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
        
Фикер өстәү
Фикерегез