Фен-шуй кагыйдәләре буенча җиһазларны ничек урнаштырырга? Әлеге киңәшләрне истә тотсагыз иде.
- Йорттагы барлык җиһаз аяклы булырга һәм идәннән 15–20 сантиметрга күтәрелеп торырга тиеш.
 - Биек мебельне стена буена урнаштыру шарт.
 - Яңа фатирга күченгән очракта, җиһазлар урнаштыруны караваттан башлагыз. Аны йокы бүлмәсенә куйгач, диван һәм кәнәфине залга кертеп куегыз.
 - Бүлмә никадәр кечерәк булса, мебеле дә шуның кадәр азрак кирәк.
 - Почмакларны мебель белән каплап кую әйбәт. Ник дигәндә, анда тискәре энергия җыела. Тик почмакны диван яисә карават белән капларга ярамый.
 - Бүлмәдә озак вакыт буе файдаланылмаган әйберне алып кую шарт. Кирәкмәс әйберләр дә тискәре энергия туплый.
 - Киштәләр һәм түшәм өрлекләре астында утырмагыз яки йокламагыз.
 - Бүлмәләрне, аеруча тәрәзәләрне чисталыкта тотыгыз.
 
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
                                                        
                                                        
                                                        
                                                        
                                                        
                                                        
                                                        
                                                        
                                                        
                                                        
        
Фикер өстәү
Фикерегез