Июль аенда төп ставканың күпмегә артачагын әйткәннәр

26 июльдә Россия банкының Директорлар советы утырышында төп ставканы 17 яки 18 процентка арттырырга мөмкиннәр. Банк рәисе урынбасары Алексей Заботкин “Россия 24” телеканалы эфирында шул хакта белдергән.

“Июнь аенда узган утырышта ставканы 17 яки хәтта 18 процентка арттыру мөмкинлеге каралган иде. Июль утырышында да бу мәсьәлә күтәреләчәк”, – дигән Забодкин журналистларга “Россия” банкының Финанс конгрессыннан соң.

Исегезгә төшерәбез: Россия банкының Директорлар советы 7 июньдә төп ставканы 16 процент дәрәҗәсендә саклап калу турында карар кабул итте. Шулай итеп, Банк инде рәттән дүртенче тапкыр ставканы үзгәрешсез калдыррды. Шул ук вакытта Банк җитәкчесе Эльвира Нәбиуллина июльдә ставканы шактый ук арттыру ихтималы турында белдергән иде.
Белгечләр фаразлавынча, Россиядә инфляция акрынаймаса, Банк ставканы 20 процентка кадәр арттырырга мөмкин. “Росстат” мәгълүматларына караганда, инфляция 1 июльгә 9,22 процентка җиткән (бер атна элегрәк 8,61 процент булган).

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре