Россиядә июль һәм август айларында һава температурасы нормадан югарырак булачак. Россия Гидрометеоүзәге фәнни җитәкчесе Роман Вильфанд “Татар-информ” хәбәрчесе белән әңгәмәсендә шулай дип белдергән.
“Июль һәм августта, гомумән, җәен һава температурасы нормадан югарырак булачак”, – дигән агентлык хәбәрчесенең әңгәмәдәше. Шул ук вакытта ул, һава торышының бу фаразга туры килмәү ихтималы 35 процентка тигез, дигән.
“Һава торышын 65 процентка дөрес итеп фаразларга мөмкин. 35 проценты асылда фаразланылмый”, – дип басым ясап әйткән метеоролог.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез