Тәтештә бер төн эчендә 52 мм явым-төшем яуды — бу куркыныч метеорологик күренеш. Казанда, Идел буе районында, электр калканнарын су басты, кешеләр утсыз калды. Кайбер җирләрдә берничә тапкыр боз явуы күзәтелде, ә Чистайда җилнең тизлеге секундына 23 метрга кадәр җитте.
Дүрт районда — Алабуга, Минзәлә, Актаныш һәм Тәтештә — туфрак артык дымланды. Кама Тамагы, Кайбыч һәм Чүпрәле районнарында айлык явым-төшем нормасы 2-2,5 тапкырга артты, дип хәбәр итте «Татар-информ»га ТР Гидрометүзәк җитәкчесе Феликс Гоголь.
Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда «Экологик иминлек» илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез