Газетага язылу

Ике кулсыз калган Илназ Дәүләтов җиңел атлетика буенча бөтенроссия ярышларында җиңгән

Башкортстанда ток суканнан соң ике кулсыз калган 12 яшьлек Илназ Дәүләтов Чиләбедә җиңел атлетика буенча бөтенроссия ярышларында җиңгән.

Бу хакта «Татар-информ» хәбәрчесенә үсмернең әнисе Зөлфия Дәүләтова хәбәр иткән. Илназ терәк-хәрәкәт аппараты зарарланган балалар һәм үсмерләр арасында 100 метрга йөгерештә беренче килгән. Илназ Дәүләтов Башкортстан җыелма командасы составында чыгыш ясый.

«Улымның Туймазы районында ярышларда катнашканы бар иде инде, федераль дәрәҗәдәге ярышта ул үзен беренче тапкыр сыный», – диде җиңүченең әнисе. Бүген Илназ – 400 метр дистанциядә, иртәгә 200 метр арага йөгерештә катнаша.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре