«Икең бер булса, яшәгән җирең гөл булыр»: Татарстанның үрнәк гаиләләрен барладык

8 июль – Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне

Икең бер булса, яшәгән җирең гөл булыр. Өчесе өч төрле гаилә, һәрберсенең – үз кагыйдәләре, әмма һәркайсының телендә – әнә шул сүзләр. Бәйрәм уңаеннан без янә бер кат Татарстанның үрнәк гаиләләрен барладык. Аларның мәхәббәт тарихлары, бәхетле гаилә серләре, тормыш кагыйдәләре турында сезгә дә сөйлибез.

Үз өеңдә – үз көең

Эльмира белән Азат Камалиевлар Арча шәһәрендә үз йортларында яши. Казаннан күчеп кайткан алар.

– Без икебез дә бер мәктәптә укыдык, – дип сөйли Эльмира. – Күрше авылларда – Мәмсә һәм Ташкичүдә туып үстек. Казанда да тормышыбыз көйләнгән кебек иде. Фатирыбыз бар. Балалар туды. Ирем Эчке эшләр министрлыгы системасында, мин шәфкать туташы булып эшләдем. Балалар үсә башлагач, кинәт кенә үз оябызны булдырасыбыз килде. Уйлаштык та Арчаны сайларга булдык. Иң мөһиме: кайтып-китеп йөрергә әти-әниләргә якын, Казан да ерак түгел.

Декрет ялында булгач, үз эшемне ташлап торырга туры килде. Әмма бер дә үкенмәдем. Ике кулыма бер һөнәр булыр дип, тортлар пешерә башладым. Бу эш белән шул дәрәҗәдә мавыгып киттем, хәзер рецептлар белән бүлешеп, блог та алып барам, укучыларым белән туры эфирлар үткәрәм. Цех та ачып җибәрдем. Ә ирем шул ук эшен дәвам иттерә.

Эльмира белән Азат Камалиевлар

Балаларыбыз Нурислам, Сәйдә, Динисламга да бик ошый нәкъ менә Арчада үз өебездә яшәү. Ачылып киттеләр. Монда сәнгать мәктәпләре бик яхшы эшли. Өч ай үтүгә, беренче тапкыр зур сәхнәгә менделәр. Үзем дә аларга кушылып китәм. Балалар бакчаларына, мәктәпләргә пешерү эшләре буенча мастер-класслар үткәрергә чакыралар. Рәхәтләнеп барып кайтам.

Үзгәрешләр кертсәң, тормыш яңа яклары белән ачылып китә икән ул. Шуңа күрә моннан курыкмаска кирәк. Кияүгә чыкканда миңа ирем: «Алдан ук кисәтеп куям: минем эшем шундый, иртә китәм, кич кайтам. Шуңа риза булсаң гына тормыш кора алабыз», – диде. Шулай булды да. Шәһәр фатирында эш юк бит инде. Иреңнең нәрсәгә сәләтле булуын да күрмисең. Ә үз өеңдә бөтенләй башка тормыш. Төзелеш эшләре белән мәш киләбез. Киңәш-табыш итәбез. Иремә бервакыт: «Азат, әле ярый өй алганбыз. Синең нинди оста кеше булуыңны белмичә дә калам икән», – дидем.

Ни гаҗәп, эш арткан саен, балалар тәрбияләргә дә күбрәк вакыт кала. Һәрберсенең үз холкы бит инде. Ялгышлык эшләсәләр, әйбәтләп аңлатырга кирәк. Кайчагында: «Әтиегезгә әйтәм», – дип кисәтәм. Кич белән, чыннан да, утырып сөйләшәбез. Ир-ат кеше кырысрак була, балага катырак бәрелә бугай, дип, йөрәгем әрнегән чаклар була. Әмма дәшмим. Соңыннан гына: «Катырак әйтеп ташламадыкмы икән?» – дип куям. Балалар алдында ялгышып кына да бер-беребезгә авыр сүз әйтмибез. Фикерләр гел бер төрле. Әнием гел: «Икең бер булса, яшәгән җирең гөл булыр», – дип әйтә иде. Нинди мәгънәле сүзләр бу!

Иң зур байлык – балалар 

Түбән Кама районында яшәүче Фәридә белән Марат Зәйнуллиннар тормыш сукмагыннан гел бергә атлыйлар. Икесе ике өлкәдә хезмәт итсәләр дә, аларны төрле мәшәкатьләр, кызыксынулар, бер-бер артлы дөньяга килгән балалар бербөтен итә.

Марат Хәмзә улы Түбән Кама җылылык энергетика үзәгендә күп еллар мастер булып эшли. Аннан җиһазлар ремонтлау эшенә керешә. Кайда гына булса да, яхшы эшләгәне, башкаларга ярдәм итәргә атлыгып торганы өчен хөрмәт итәләр аны.

Фәридә Фәрит кызы исә хезмәт юлын мәктәпкәчә яшьтәге балалар белән эшләүдән башлый. 10 ел шәһәрнең төрле балалар бакчаларында методист, тәрбияче булып эшли. Аннан Халыклар дуслыгы йортындагы милли мәсьәләләрне хәл итәргә керешә.

Фәридә белән Марат Зәйнуллиннар

Иҗтимагый эшләрдә Зәйнуллиннар гел бергә: төрле патриотик акцияләрдә катнашалар, хуҗасыз калган хайваннарга булышалар, Түбән Кама перинаталь үзәгендә әти-әниләре баш тарткан балалар өчен әйберләр җыюны оештырганнар.

Моннан өч ел элек Каенлы авылына күчкәч, гаилә бөтенләй яңа тормыш белән яши башлый. Эшләре арта: кош-корт та асрыйлар, яшелчә, җиләк-җимеш тә үстерәләр. Шулай да Зәйнуллиннарның иң зур байлыгы – балалар. Җидәү алар. Өстәвенә 2007 елда күңел кушканга, ятим балага ярдәм итәсе килеп, опекага Александр исемле малай алалар. Җылы ояда тәрбияләнгән бала тормышта үз юлын тапкан иде: армиядә хезмәт итеп кайткан, өйләнгән, хәзер хәләл җефете белән бергәләп, ул тәрбиялиләр. Үз балалары Ришат, Алинә, Илшат, Ринат, Чулпан да һәрберсе һөнәрле, гаиләле. Кечкенәләре Халидә белән Самат мәктәптә укыйлар.

Гаиләдә нәсел тамырларын өйрәнүгә зур игътибар бирәләр. Әйтергә кирәк, бу алар өчен әллә ни авыр түгел, чөнки гаиләдә өч буын яши. Маратның әнисе дә алар белән. Зәйнуллиннар гаиләсе өчен иң мөһиме – әби-бабайлардан сакланып калган кыйммәтләрне киләчәк буыннарга тапшыру.

Бәхәссез дә була

Сания белән Таһир Сабировлар икесе дә Казан дәүләт университетының тарих факультетында укыган. Әмма танышулары гадәттәгечә уку йорты коридорларында булмаган. Шулай бервакыт Таһирны абыйсы иске Яңа елны каршыларга кунакка чакырган. Анда Сания дә булган. Менә шунда беренче беренче тапкыр очрашканнар алар. «Әллә бер күрүдән гашыйк булдыгызмы?» – дип сорыйм. «Алай ук түгел бугай», – дигән булалар да бер-берсенә карап елмаялар.

– Санияне күргәч, күңелемә яктылык иңгәндәй булды. Әмма мин минут саен «яратам» дип, кочаклашып, үбешеп йөргән кешеләрне бик өнәп бетермим. Ярату ул телдә түгел, мөнәсәбәтеңдә, эш-гамәлеңдә сизелергә тиеш. Хөрмәт итеп, игътибарлы булып, мин синең өчен яшим дип әйтерлек булсаң, минемчә, менә шул – иң олы мәхәббәт, – ди Таһир әфәнде.

Сания белән Таһир Сабировлар

Аларның икесенең дә тормышка карашлары бер үк. Үзләре әйтмешли, озак еллар бергә яшәгәч, шундыйга әвереләсеңдер инде ул. Сөйләшкәндә ишеткән файдалы фикерләрен укучыларга да җиткерик әле.

– Яшерен-батырын түгел, тормыш иткәндә төрле хәлләр килеп чыга. Әмма безнең гаиләдә андый бәхәсләр беркайчан да әрләшүгә кадәр барып җитмәде. Мондый чакларда кайсыбыз да булса учактагы ялкынны су сибеп сүндерә. Бу сөйләшүгә әлегә беребезнең әзер түгеллеген күреп, вакыт үткәч кенә әйләнеп кайтабыз. Шул вакытта теләсә нинди проблема бернинди бәхәссез хәл ителә дә куя.

– Ничектер үзеннән-үзе шулай килеп чыкты: без балалар алдында бер-беребезгә авыр сүз әйтүдән, берәребез хаклы булмаганын бик яхшы белсәк тә, бәхәсләшүдән тыелып килдек. Таганда арлы-бирле атынган кебек аларның я әти ягына, я әни ягына авышуларын теләмәдек. Тәрбия бер үк булса да, улыбыз Дамир белән кызыбыз Динара бик төрле. Күрәсең, геннарның тәэсире дә зур роль уйныйдыр. Әмма шунысы хак: без аларның икесе өчен дә, дүрт оныгыбыз өчен дә бербөтен.

– Өйдәге хәлләр турында беркайчан беркемгә сөйләмәдек. Дөресен генә әйткәндә, кемгәдер барып еларлык, кемнәндер киңәш сорарлык бәхәсләрнең туганы да булмады.

– Балаларыбызның гаилә тормышына бервакытта да кысылмадык, өйрәтмәдек. Үзләре киңәш сорап килсәләр генә фикерләребезне әйтәбез. Тыңлыйлармы-юкмы, анысы – алар эше.

– Балаларга матди ярдәм итү турында ата-аналарның фикерләре төрлечә. Безнең алай зурдан кубып ярдәм итәрлек чамабыз юк бит инде, шуңа күрә үзләренеке булсын дип телибез. Аллага шөкер, сорамыйлар да. Үзебез дә аптыратмаска тырышабыз. Әмма булышырга теләкләре бар икән, каршы килмибез. Ярдәм итүнең төрле ысуллары бар бит. Кызыбыз ел саен диярлек санаторийга юллама алып бирә. Хәлебез азрак начараеп киткәнне сизсә, үзе белеп, табибларга яздыра, алар язган рецептлар буенча дарулар алып кайта. Физик көч кирәкле эшебез килеп чыкса, улыбыз Дамир шундук килеп җитә. Бакчабызда гел эш чыгып тора.

– Яшьләргә дә теләгебез бар: матур гаилә кору өчен, беренче чиратта сабыр булырга, бер-береңне аңларга, юл бирергә кирәк. Калган байлыкларны бергәләп, хәлдән килгәнчә булдырасың. Яшьләр менә шул гап-гади хакыйкатьне аңласыннар иде.

Сүз уңаеннан, Татарстанда гомер итүче 70 үрнәк гаиләгә «Мәхәббәт һәм тугрылык» медале тапшырылачак. Әлеге исемлектә Казаннан Сабировлар һәм Түбән Камадан Зәйнуллиннар гаиләләре дә бар.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре