Камал театрына җитәкче вазыйфасына билгеләнү уңаеннан Илгиз Зәйниев "Ватаным Татарстан" газетасына комментарий бирде.
- Әлеге вазифага билгеләргә җыенуларын кайчан белдегез?
- Укытучым мине ярдәм итергә чакырды. Бу милли сәнгать өчен бик җаваплы вакыт. Мөмкин булган бар көчләрне бер ноктага тупларга кирәк.
- Театр зур үзгәрешләр алдында тора, нинди өметләр, планнар белән киләсез яңа урынга?
- Аллаһы Тәгалә зирәклек биреп, шул эшне бер җайга салып җибәрербез дә, кабат үз юлларыбызга таралышырбыз дип өметләнәм. Бик җаваплы вакыт, сәнгатькәрләргә дә, җәмгыятькә дә, массакүләм мәгълүмат чараларына да сабырлык, бердәмлек кирәк бу вакытта.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез